Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы
Татарстан Республикасының халык артисты - 2011
Татарстанның атказанган артисты — 1989
06.01.1951-27.12.14
Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Татарстанның Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнәдә дәртле, кызык, төгәл характерлар иҗат итә.
Рольләре: Мансур — «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин); Алеша — «Тәкәббер гашыйклар» (А.Кузнецов); Зәйтүн — «Синең урыныңа кайттым», Гамир — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Миргаян — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Андраш — «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот); Чиголотти — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Базарбай — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Хөснулла — «Асылъяр» (М.Фәйзи); Кадыйр — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Хәйруллин — «Кишер басуы» (З.Хәким); Нугайби — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Платон — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Байморат — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Баттал – «Мин ышанам сиңа» (Л.Айтуганов) һ.б.