Мәмәшев Фәрит Исмәгыйль улы
17.11.1944 — 10.09.2004
Артист. Казан шәһәрендә туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт драма театрында эшли башлый. 1982 елдан ул — Татар академия театрында. Төрле характерлы рольләрдә, үзенә генә хас кызыклы төсмерләр табып иҗат итүче артист.
Рольләре: Алмаз — «Зифа», Бики — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Гаврило — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Мортый — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Хаҗи — «Миңлекамал» (М.Әмир), Марат — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Дивана — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Хәйрүш — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин); Гата — «Кишер басуы» (З.Хәким); Дәрвиш — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Корнехо — «Биюче» (Лопе де Вега); Шаһиәхмәт — «Артист-шоу» (Г.Кариев); Катиелло — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо); Ләззәт — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.