Якупов Илфир Илшат улы
Директор
Муса Җәлил исемендәге дәүләт премия лауреаты - 2019
Илфир Илшат улы Якупов 1982 елның 25 маенда туа.
2004 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый (Марсель Салимҗанов курсы).
2003-2005 еллар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеч.
2005-2007 еллар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.
2007-2012 еллар – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.
2011 елдан – Казан федераль университетының “Магистр бизнес-администрирования» (MBA) программасы буенча белем ала.
2012 елның февраленнән – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрның директор вазифаларын башкаручы.
2012 елның октябрьдән - театрның директоры.
2017 елдан – Казан федераль университетының “Доктор бизнес-администрирования» (DBA) программасы буенча белем ала.
2019 ел - Муса Җәлил исемендәге дәүләт премия лауреаты
Директорның кабул итү бүлмәсе: (843) 293-06-38
email: ilfir.yakupov@kamalteatr.ru, teatrilfir@gmail.com