В Татарском государственном Академическом театре им.Г.Камала состоялась премьера спектакля "Я не вернусь" автора и режиссера Айдара Заббарова. Художник по свету - Ольга Окулова, педагог по вокалу - Айгуль Зайнуллина, педагог по музыкальным инструментам - Булат Хисматов, видеомэппинг - Рамазан Исламов, журналист - Гульчачак Шайхутдинова.
Премьерные показы также состоятся 9, 10 декабря, 10, 20 января.
Премьерные показы также состоятся 9, 10 декабря, 10, 20 января.
Первые отзывы критиков и зрителей о спектакле "Я не вернусь":
"Эмиль Талипов, моментально переключающийся с роли 95-летнего деда на образ большевистского активиста, особенно эффектно играет. На втором месте — Алмаз Бурганов, в копилке у которого не только дед-оптимист, но и Сталин. В первые минуты работает именно эффект удивления от их преображения — молодые актеры играют шамкающих, забывающихся дедушек и бабушек. У кого-то это выходит несколько комично, но противопоставление понятное. В монологах они — одинокие старцы. В историях — молодые, эффектные, бодрые".
Радиф Кашапов, "Реальное время"
"Миңа монда һәр сүз, һәр ым таныш. Тере тарих. Уйлап та чыгарылмаган/ уйналмаган да. монда шәһәр сөременнән җанны арчалап ачалар да, авырттырып әбекәй/бабакайлы авыл апа/агалары текәләләр. сагынуга чыдап булмый башлый.
Бу минем "Хуш, авылым"нан кичерешләр.
Айдар Җаббаров! исемен күрсәгез афишада бөтен дөнья көтеп торсын, ә сез театрга барыгыз!!!"
Эльмира Җәлилова, тамашачы
"Качып карап тора идем. Айдарның репетициясен. Камалга съёмкага килгән чакларда.
Чөнки "Агыла да болыт, агыла"ны күргәннән соң театрның мөмкинлекләре һәм көченә, режиссёрның зәвыгына, нечкәлегенә исем китте, театрның ниндидер башка тәэсирен тойдым. Үземдә дә, актёрларда да. Аннары "Тормышмы бу?..", "Санаулы кичләр".
"Хуш, авылым"га килеп эләккәч (Резеда Зәйниева, рәхмәт сиңа), репетицияләргә йөри башладым. Һәм һәр репетициядә хәзер, менә шушы мизгелдә туп-тулы бәхетле булуның нәрсә икәнен тойдым мин".
Качып карап тора идем. Айдарның репетициясен. Камалга съёмкага килгән чакларда".
Гөлчәчәк Шәйхетдинова, тамашачы
"Камал театрында бүген Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым"ны карап кайттым. Документаль спектакль. " Ике сәгатьтән артык барган икән. Сизелмәде дә. Баштагы 4 сәгатьлек версиясен күрсәтсәләр дә беркем дә чыгып китмәячәк иде. Вот спектакль!
Чыгып барганда Камал театры фойесындагы тактада үземнең интервьюны күргәч тагын да рәхәт булып китте. Без театрга килгәч шул тактада үзебезне карарга яратабыз. Рәхәт )))
Бу юлы Айдар Җаббаров белән интервью иде. Бәлки бик халыкчан интервью булмагандыр да. Әммабу егетне тасвирлый торган интервью шундый булырга тиештер кебек булды.
Камал театры минем рецензияләрне яратып та бетермидер инде. чөнки гел риза да булып бетми идем аларның спектакльләреннән. Һәр театрга үзе спектакле кадерли. Иҗат газаплары белән туган бит алар. Ә монда белер-белмәс бер журналист тар-мар итеп ташласын әле. Ни белә соң ул! "Художника каждый может обидеть".
Бу спектакльне бик яраттым. Бөтен кеше яратачактыр кебек - театрның белдерү тактасына сыймаячак әле безнең театрны мактаган мәкаләләр ))) элеп кенә өлгерсеннәр".
Рүзилә Мөхәммәтова, тамашачы
"«Хуш, авылым» минем өчен шулкадәр таныш тема бу. Йөрәк әрнеткеч ачы хакыйкать турындагы документаль спектакль. Бүген 40-50 йорты калган һәм киләчәге күзалланмаган авылдан чыккан кешеләр өчен бигрәк тә. Дөрес, спектакль үзе 4-5 йортлык авылда яшәүчеләр һәм аларның тормышы, ялгызлыгы турында. Бу авылның физик яктан бетүе генә түгел, рухи ягы җимерелү турында да. Ничек кенә куркыныч яңгырамасын, 40-50 йортлык авылны да 20-30 елдан сәхнәдәге вакыйгалар көтәчәк. Шуңа күрә бу спектакльне мин әле тамырлары исән авылларга кисәтү, бетеп баручы авылларга куелган һәйкәл буларак кабул иттем. Быел җәй мин телевидение эшләре буенча Балык Бистәсе районы Гобәй авылында булдым. Шунда мине бетеп барган авыл буйлап Гыйльметдин абый озатып йөрде. Үз авылы, аның тарихын, балачагы үткән урыннар турында сөйләде. Авыл аксакалы Гыйльметдин абый әйтүенчә, Гобәй элек тә зур булмаган, бүген исә нибары 7 йорт калган. М7 трассасыннан әллә ни ерак та урнашмаган бу авыл. Тик биредә тормыш башка. Зур тизлекле олы юлдан соң, кыр юлы буйлап тузан туздыртып чапкан машинабыздан төшкәч, вакыт туктап калгандай сизелде. Заманынла «перспективасыз» дигән кара мөһер хәл итә булып чыкты Гобәй язмышын. «Юл булмауга да зарланмыйбыз, автолавка килеп тора, газ юк, шунысы нык үзәккә үтә», - дип сөйләгән иде гомер буе Гобәйдә яшәп, 8 нче дистәсен ваклаган Гыйльметдин бабай. – «Мин авылның сакчысы кебек. Балалар да чакыра, бармыйм. Гобәй белән бергә үләм инде мин».
Әйтерсең лә «Хуш, авылым» спектакле мине кабат Гобәй урамнары буйлап йөртте. Әле учагында уты сүнмәгән 7 йорт бар. Без аларның һәрберсен тарих өчен булса да камера объективына теркәдек.
Мин тумышым белән бүген нибары 40-50 хуҗалыгы булган кечкенә генә бер авылдан. Андагы һәрбер йортны, яшәүчеләрен санап чыга алам. Авылның юкка чыгуы безнең буынның күз алдында бара. Дөрес, шәһәрдә тора башлагач, бу процесс бераз акрынайган да сыман. Бүген авылыбызда мәчет, ФАП, мәдәният йорты, кибет эшли.
Без башлангыч мәктәпне үз авылыбызда укыдык. Хәзер анысы да юк. Элек-электән авылыбызда тирә-як авылларына караганда да күбрәк бала булса да, тугызъеллык яки урта мәктәп ачарга рөхсәт итмәгәннәр. Мәдәният йорты эшли. Әлегә. Моннан 10 еллар элек кенә авыл сәхнәсендә куйган концертларны искә төшерәм. Күрше авылларга кадәр карарга килә иде бит ул тамашаларны. Без дә таралыштык, бу учакның да җылысы кимеде. Мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә сүгеп булмый. Кем белән һәм кем өчен оештырсын соң ул эшне?! Тамашачысы да, катнашучылары да бер үк кешеләр ләбаса!
«Хуш, авылым»да вакыйгаларның авыл клубында баруы символик килеп чыккан. Авылларда йөргәндә еш кына: «Мәктәп бетсә, авыл бетә», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйткәнемчә, авылыбызда мәктәп беткәнгә дистә ел. Шуңа мин бу фикерне күбрәк мәдәният йорты, клуб бетүгә күбрәк кагылышлы дип саныйм. Барыбер халыкны берләштереп торучы бер үзәк әле ул. Хәзер дә авыл тормышындагы зур җыеннар (сайлау, референдумнар) шунда үтә.
Спектакльдә «Авылның бетүенә ни сәбәп?» дигән сорауга ачык җавап юк. Берәүләр хөкүмәтне сүксә, икенчеләре халык ялкауланды, булган мөмкинлектән куллана белми ди. Элек үзем дә авыл бетә дип зарланып сөйләүчеләргә бу сорвуны еш бирә идем. Аларның җаваплары да шундыйрак була иде. Минемчә, бу сорауга һәркем күңеленнән үзе җавап бирә. (Без дә бит авылны ташлап качкан малайлар).
«Хуш, авылым»ның документаль спектакль (вербатим) булуы да уңышлы. Актер документаль рәвештә теркәлгән (видеога төшерелгән) респондентны уйнарга тиеш. Монда пародиягә китү куркынычы да бар. Әмма Камал театры артистлары тудырган образларга карап, көләсе түгел, моңланасы, елыйсы килә. Алар һәр хәрәкәтенә кадәр туры китереп эшләнгән. Гади, эчкерсез, беркатлы авыл картлары. Мин атна аралаш диярлек шундый кешеләр белән очрашып торам. Алардагы яшисе килү теләгенә, нинди авырлыкларны кичеп тә тормышны яратуларына, шөкер итә белүләренә сокланам. Алар күргәннәр 3-4 минутлык телевизион сюжетка гына түгел, китапка да сыймаска мөмкин. Әмма Камал театры артистлары боларның күбесен сүз сәнгате аша тамашачыга җиткерә алды. 7 артистның шулай тиз арада бер образдан икенчесенә күчә белүенә бары тик афәрин һәм көчле алкышлар!!!
Режиссер Айдар Җаббаровның Камал театрындагы барлык спектакльләре белән дә танышмын. (Халык шагыйре Хәсән Туфанның юбилее көннәрендә кече сәхнәдә Айдар сәхнәләштергән «Агыла да болыт, агыла...» спектакленең төшеп калуы гына кызганыч). Айдар Җаббаров исеме шәхсән минем өчен сыйфат күрсәткеченә әйләнеп бара. Спектакльләре – мәгънәле, халыкчан һәм җылы. Озын гомер телим сиңа, «Хуш, авылым» һәм бик тә икенче өлешен көтәм!
"Һөнәр" фестивале һәм аннан алган тәэсирләр өчен аерым рәхмәтләрем Сезгә! Алдагы эшегездә уңышлар телим!".
Раиль Садрутдинов, тамашачы
"«Хуш, авылым»...
Документаль спектакль...минем өчен бу гадәти булмаган тәҗрибә (необычный опыт-шулай тәрҗемә ителәме ул?).
Спектакль башыннан алып азагына кадәр, сине «йотып» ала, ике сәгатька авылга әйләнеп кайтасың.
Монологлар аша, авыл тормышын бик яхшы курсәтелә. Шушы спектакльда тәкъдим ителгән моногларны тынлау-туйдырмый, чөнки син шушы моногларны драматурглар hәм куренекле шәхесләр язмаган икәнен аңлыйсың.
Тәкъдим ителгән хикәяләр, тормышта булган...Авыл халкы узе аша җибәргән хәлләргә hәм хисләргә бай куелыш.
Монда барысыда бик ачык курсәтелә...Аларның кичергән кайгы-хәсрәтләре, бәхетле мизгелләре. Шушы хисләр китапта язылган тугел, алар булган,бар hәм булачак.
«Истории из жизни» диләр бит урыс телендә. Андый хикәяләрне тыңлау рәхәт икәне бн килешерсез диеп уйлыйм/
Яратам инде мин шундый чын вакыйгаларга нигезләнгән хәлләрне.
Әйтәсе сузләрем куп, уй-фикерне җыеп бетереп булмый гына.
Минемчә, hәркемгә барып, карап кайтырга кирәк постановка бу.
Барлык катнашкан артисларга да, режиссёрга да, вокал hәм музыка кораллары буенча укытучыларга да жирный лайк hәм көчле алкышлар. Афәрин".
Гузель Хайрутдинова, тамашачы
Фотогалерея