Кичә "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән Яр Чаллы шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. "Энергетик" Мәдәният Сараеның тамаша залы тулы иде. Сәламләү сүзләре белән Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, "Энергетик" Мәдәният Сарае директоры Гөлзада Рзаева һәм Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясадылар.
Фотогалерея