Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.
2016 елда язылган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» музыкаль драмасы драматургларның «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә катнашып, жюриның махсус бүләгенә лаек булган иде. Пьеса авторы аны татар театрының 110 еллыгына багышлаган, һәм анда, күзгә күренмәс яссылыкта булса да, милли сюжет кысаларында дөньякүләм мәхәббәт тарихларын чагылдыручы театр тора!
Вакыйгалар XX гасыр башындагы Казанның Иске Татар бистәсендә бара. Яшь фотограф Җәүдәт бай татар сәүдәгәренең Зөбәрҗәт исемле кызына гашыйк. Аның сөйгәненә багышлап язган мәхәббәт шигырьләре инде күптән кызның йөрәген яулап алган, ә ул үзе, очраклы танышу булмаса, бәлкем аңа хисләрен белдерергә батырчылык итмәгән булыр иде дә соң, әмма...
Безнең бөтен тормышыбыз – уен! Бары тик хисләр генә ихлас һәм чын була ала, әмма алар да кайвакыт кешеләрне һәлакәткә илтүче бәйлелектән йолып кала, ахыры фаҗигале тәмамланачак куркыныч адымнардан баш тартырга мәҗбүр итә алмый шул.
Театр тамашачыны мәхәббәт аңлату һәм ант эчү, шик-шөбһә һәм өмет, очраклы табыш һәм хәлиткеч очрак, беренче үбешү һәм канлы үч алу кебек сюжет борылышлары аша алып бара. Ләкин ни генә булмасын, театр законнарына тугры калып, фаҗигале тарих мәхәббәт гимны булып яңгырый...
Действующие лица
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Мотыйгулла
Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы
Мотыйгулла
Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы
Наҗия
Йосыпова Мәрьям Хәмзә кызы
Наҗия
Габдуллина Рәйхан Минвәли кызы
Зөбәрҗәт
Гардисламова Айгөл Ришат кызы
Зөбәрҗәт
Борһанов Алмаз Атлас улы
Җәүдәт
Галимов Рәдиф Рафил улы
Фатыйх
Вәҗиев Рамил Камил улы
Карл
Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Асрау
Низамиев Искәндәр Илнар улы
Хезмәтчеләр
Арсланов Айрат Рифкать улы
Хезмәтчеләр
Авторы
Фотогалерея