Камал театрында 114нче сезон премьерасы, Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча "Томан" спектакле репетицияләре башланды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Спектакль 22 һәм 29 октябрьдә театрның Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк трилогиянең бер өлеше. "Томан" спектакленнән тыш, бу көнне тагын ике премьера көтелә: режиссер Рамил Гәрәев куелышында Энҗе Гыйззатованың "Ишекләр" һәм Олег Кинҗәгулов куелышында Сөмбел Гаффарованың "Парковка" спектакльләре. Өч пьеса да "Яңа татар пьесасы" конкурсы җиңүчеләре.
"Томан" спектаклендә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Гүзәл Шакирова, Илнур Закиров, Мәрьям Йосыпова, шулай ук Ришат Әхмәдуллин һәм Артур Шәйдуллин.
Фотогалерея