Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Россиянең төбәк театрлары арасында беренчеләрдән булып Вл.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры башлап җибәргән #ТЕАТРАЛЬНЫЙСАНТА2018 эстафетасын дәвам итә. Акциянең асылы - Яңа ел алдыннан театрлар игелекле эшләр башкаралар һәм эстафетаны башка театрларга тапшыралар. Шулай итеп, игелекле эшләр бөтен Россия буенча таралырга тиеш.
Бүген Камал театры Югары Ослан районының картлар һәм инвалидлар йортында концерт оештырды: актерлар танылган спектакльләрдән җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Театрның директоры Илфир Якупов спектакльләр, артистлар башкаруында җырлар яздырылган дисклар бүләк итте һәм Картлар йортында яшәүчеләрне бушлай спектакль карарга чакырды.
Игелек эстафетасын без Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына тапшырдык. Коллегаларыбыз әлеге эстафетаны башка Казан театрына тапшырырга сүз бирделәр. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!
Фотогалерея