112 сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 100дән артык бүләк сертификаты сатты. Сертификатлар аеруча гыйнвар бәйрәмнәре алдыннан популяр иде, ул вакытта алар 50 данәдән артыграк сатылган.
112 сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 100дән артык бүләк сертификаты сатты. Сертификатлар аеруча гыйнвар бәйрәмнәре алдыннан популяр иде, ул вакытта алар 50 данәдән артыграк сатылган.
Яңа бәйрәмнәр – Гашыйклар, Ватанны Саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре алдыннан Камал театры янәдән үзегезнең якыннарыгызны куандырырга чакыра. Әгәр дә сез якын кешегезгә театрга сәфәр бүләк итәсегез килә, ләкин кайсы спектакль һәм кайсы көн уңайлы булуын сорарга уңайсызланасыз икән – бүләк сертификаты шәп бүләк! Сез сертификат бүләк итәсез, ә якыннарыгыз үзләре көнен һәм спектакльне сайлый.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкы өчен сертификатлар сатып алу мөмкинлеге 2014 ел ахырында барлыкка килде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып тамашачыларына билетлар сатып алу өчен сертификатлар тәкъдим итте. Камал театры директоры Илфир Якуповның сүзләренә караганда, бүләк сертификатларына карата туган кызыксыну аларның уңайлы булуы белән аңлатыла. «Бу – сайлау мөмкинлеген биргән универсаль бүләк. Театрның бүләк сертификатын сатып алып ялгышмассыз, чөнки аның хуҗасы театр афишасыннан үзенә уңайлы булган көнне һәм күңеленә хуш килгән спектакльне сайлый ала», – ди Илфир Илшат улы.
500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатларын Камал театрының кассасында сатып алып була. Телефон (843) 293-03-74, эш вакыты: 10 сәгатьтән алып 19.30 сәгатькә кадәр. Сертификатларны куллану шартлары турында тулырак мәгълүматны театр сайтының “Кибет” бүлегендә укый аласыз. https://kamalteatr.ru/shop/certificates/b-l-k-sertifikatlary_1/?lang=ru
Фотогалерея