Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы узды. Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы - Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам - Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам - Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада - классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак.
Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова, бөтенроссия hәм халыкара конкурслар лауреатлары Камил Волков (контрабас), Рөстәм Рафигуллин (баян), Айдар Абдрахимов (гитара) катнаша.
Премьераны шулай ук 18 мартта һәм 23 апрельдә күрергә мөмкин.
Спектакль турында:
Роза һәм меңяфрак, атом һәм ДНК молекуласы, Хеопса пирамидасы һәм Тадж-Махал, киек каз юлы һәм дөньядагы бар нәрсәнең, кеше тормышының, галәмнең асылы - Гүзәллек.
Поэзия - тормыш музыкасын, образларын һәм гүзәллек формулалары буенча барлыкка килгән тынычлык, рифмалар һәм ритмнар иҗат итүче сүз ул.
Кеше! Тукта! Хәтереңне барла, ишет һәм үз эчеңдә гүзәллек формулалары белән исбатланган дөньяны танып кара!
Фотогалерея