Кичә, 30 майда, Татар дәүләт филармониясендә «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. "Профессионаллар" номинациясендә беренче урынны Камал театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин яулады. Шул ук номинациядә икенче урынга театрыбыз артисты, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов лаек булды. Чын күңелдән Ришат һәм Эмильне җиңүләре белән котлыйбыз!
Бәйгенең максаты – татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының тарихи-мәдәни хәзинәсен сакларга омтылу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм профессиональ сәхнәгә чыгарга ярдәм итү. Бәйгене Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды.
Фотогалерея