Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Наки Исәнбәт әсәре буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” спектакленең премьерасы булды! Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссам – Булат Ибраһимов, композитор - Эльмир Низамов.
Премьераны шулай ук 6, 7, 18 ноябрьдә һәм 14 декабрьдә күрергә мөмкин.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА ТЕЛЕФОНЫ: (843) 293-03-74
Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Бер-берсенә булган ихлас хисләре авыл картлары тарафыннан илгә килгән корылыкның сәбәбе дип табылып, рәхимсез җәзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылуның мәхәббәт тарихыннан тыш, пьесаның театраль сюжеты да бар. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, шул вакытта башланган репрессияләр яшь, перспективалы режиссерны Казаннан китәргә мәҗбүр итә. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя.
Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.