5-7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Миркәй белән Айсылу" спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Булат Ибраһимов, композитор - Эльмир Низамов. Премьераны шулай ук 18 ноябрьдә һәм 14 декабрьдә күрергә мөмкин.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74
"Миркәй белән Айсылу" спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре:
"«Миркай и Айсылу» — это спектакль, где быт, проза уступают место народным поверьям, приметам и предрассудкам («прелюбодеи виноваты в засухе»), здесь одним из элементов драматургии становится музыка талантливейшего Эльмира Низамова, светлая и трагичная. И все вместе рождает новую реальность, поэтическую, образную. И трагический финал воспринимается светло, потому что души влюбленных омылись в прохладе струй реки и навеки соединились".
Татьяна Мамаева, "Реальное время"
Бүген “Миркәй белән Айсылу”да – җәмгыять һәм кеше каршылыгы. Монда мәхәббәт беренче планда түгел. Яңгырга сусаган авылга корбан кирәк. Һәм корбан табыла да. Ул – Миркәй белән Айсылу мәхәббәте.
Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"
Чын мәхәббәтнең тамырына балта чабып, гашыйкларны чын мәгънәсендә тилертү өчен нәрсә кирәк? Бер сүз. Бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә, ике йөрәкне бер-берсеннән аерырга җитә кала. Җырда да бит «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга», дип җырлыйлармы әле?! Әнә, Миркәй белән Айсылуны бер-берсеннән аеру өчен дә бер гөнаһсызга яла ягу җитә кала. Ә бит бик бәхетле булып яшисе иде дә, яшисе иде…
Алинә Минневәлиева, "Ялкын"
Чыннан да, Нәкый Исәнбәт әсәре бүген дә җәмгыятьнең авырткан җирләрен фаш итә. «Миркәй белән Айсылу»да аталар һәм балалар, байлар һәм ярлылар каршылыгы, бәхетсез мәхәббәт, халык өеменә каршы тору кебек мәңгелек темалар чагылыш тапкан. Әйтерсең драматург, ничә еллар узгач та, кешелекне шул ук проблемалар борчыячагын ап-ачык күргән. Тикмәгә генә Нәкый Исәнбәтне татар Шекспиры димәгәннәрдер инде. Автор гына түгел, режиссер да шул чор тарих яссылыгын безнең заманга тәңгәлләштереп сәхнәгә куюга ирешкән.
Алисә Сабирова, Шәһри Казан
В главном национальном театре республики прошли премьерные показы спектакля «Миркай и Айсылу» по пьесе «татарского Шекспира» Наки Исанбета. Зрелищная постановка Ильгиза Зайниева поднимает острые вопросы и выносит безжалостный вердикт гражданскому обществу.
Алексей Киселев, «БИЗНЕС Online»
Профессиональная команда постановщиков и потрясающая игра актеров позволяют с упоением наблюдать даже за самой несправедливой историей.
Римма Хафизова, журнал "Идель"
"Это было невероятно волшебно, где-то тяжело, но очень сильно. Я думаю, что у спектакля будет большая, долгая жизнь. Актеры как всегда на высоте, а музыка Эльмира Низамова завораживает и погружает в эту атмосферу. Всем советую".
Аделя Мубаракова-Батрханова, тамашачы.
"Наглядный пример до чего может довести человека всеобщее осуждение, умело выстроенное завистником на озлобленности жителей деревни. Актеры, декорации и, конечно, музыка смогли донести до зрителя трагедию двух влюбленных".
Алсу Бикмаева, тамашачы.
"Драма Наки Исанбета в игре актеров театра Камала поистине удивительная. Время проходит,а природа человека неизменна. Разлучившиеся под клеветой народа, влюбленные, в попытках сохранить свои чувства,терпят крах. Неужели любовь,чистая и верная, способная перевернуть всю жизнь человека, всегда приносит только боль и страдания?! Надеюсь, что нет".
Эльвина Тихонова, тамашачы.
"Сказать что я под впечатлением, не сказать ничего. До того сильный спектакль , что до сих пор глаза на мокром месте.. В моей памяти надолго останутся те эмоции, которые я сегодня пережила. Спасибо моему любимому театру за это! Моя любовь к вам навечно!"
Эльвира Бахтиярова, тамашачы.
"Трагедия двух влюблённых. Это было сильно, глубоко и душераздирающе. С таким нетерпением я ждала этот спектакль! Премьера удалась, однозначно!"
Илюса Давлетшина, тамашачы.
"Cәхнәдә (спектакльдә) корылык иде.. Ул чиләкләрне залда утырган тамашачыларның күз яшьләре белән тутырасы калган! Тулыр иде, һичшиксез! Диңгездәй, диңгез дулкыныдай хис-кичереш, уйларны җыеп булмый! Рәхмәт! Афәрин!
Бүген битне юып торудан мәгънә юк төсле, юылды! Смывает лючшие рюмяна - камал театры".
Эльвира Рафикова, тамашачы.
"Дин әһелләре карары һәм хакыйкать, мәхәббәт һәм җәмгыять фикере - әсәрнең төп темалары. Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган бу әсәр тамашачыны ахыргы мизгелгә кадәр дулкынландыра һәм аның игътибарын үзеннән җибәрми. Хәзер дә спектакль вакыйгалары турында уйламый алмыйм. Барыгызга шул спектакльгә барып килергә киңәш итәм".
Тимерхан Шайхутдинов, тамашачы.
"Мин сузсез... купме еллар элек язылган эсэр бугенге кондэ дэ актуаль. Икейозлелек, мэкер, алдау, гаделсезлек, бер-берсен улеп яратып та бергэ була алмау..Корылыкнын да сэбэбе алардан куреп, рэхимсез жэзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылу....Кеше сузе,чыннан да, кеше утерэ...!! .Жавапны узебезгэ эзлисе дэ эзлисе эле монда... Спектакль шэп. Кочле... Уйландыра... Сокландыра.. режиссернын эше дэ, актерлар уйнавы да искиткеееч, урыслар эйтмешли, на высоте".
Энже Мухаметзянова, тамашачы.
"Булдыыы, курдем хэм тынычландым! Монарчы тоелмаган хислэр миндэ! Ошады, кунелгэ кирэк иде! Рэхмээээт Сезгэ Камал театры. Мин сезне яратам. Балаларга курсэтергэ ярамый торган спектакль дилэр, ул кешелэр башта телевизор хэм интернетны ачып карасыннар! Йорсеннэр иде эле татар театрларына!"
Диля Гарипова, тамашачы.
"Г.Камал исемендәге театрда Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй һәм Айсылу "драмасын карап кайттым. Үткән гасырда язылса да, актуальлеген югалтмаган бу әсәрне шулхәтле матур итеп, тормыштагыча, тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек итеп күрсәттеләр. Камаллылар уйнаганын тын алырга куркып, бер сулышта, дигәндәй, карадык. Сөбханаллах, бигрәк оста уйныйлар"
Тәслимә Низами, тамашачы.
Актеры камаловские традиционно хороши, что уж тут, Ляйсан, верю, станет еще убедительнее в своем психозе. Но вот Эмиль мне здесь неожиданно особо понравился. Обычная его холодноватая органика удачно тут работает, ведь здесь он чужой среди своих.
Ляйсан Файзуллина, тамашачы