23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы "Мендәр әкияте" спектакле премьерасы була. Автор - Олжас Жанайдаров, режиссёр - Рамил Гәрәев, рәссам - Екатерина Горшкова, композитор - Илдар Харисов, җыр текстларының авторы - Резеда Гобәева, вокал буенча педагог - Айгөл Зәйнуллина. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Бәйрәмдә бәйгеләр, викторина һәм башкалар.
Бер йомшак-йомшак шәһәрдә, йомшак-йомшак йортта, йомшак-йомшак бүлмәдә... яшәгән ди, булган ди йомшак-йомшак мендәрләр. Алар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә, беркайчан да эреми торган туңдырмадан гына торган күз күрмәгән илләр, җир асты юлбарыслары белән көрәшүче зебра кебек юллы-юллы маймыллар яшәгән Африка, танклар, самолетлар турында хикәятләр сөләгәннәр. Кызык, мендәрләр боларның барысын да каян белә икән?..
БИЛЕТ АЛЫРГА
КАССА: (843) 293-03-74