Казанда СССРның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылды.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мемориаль такта авторы Дмитрий Кузнецовка министр исеменнән рәхмәт белдерде. Шәүкәт Биктимеровның балалары Гүзәл һәм Искәндәр Биктимеровлар да рәхмәт сүзләрен әйтте.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов үз чыгышында “Театр яшәгәндә, татар халкы яшәгәндә Шәүкәт абый онытылмас” дип, Шәүкәт Биктимеров турында хатирәләрне яңартты.
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде.
Фотогалерея