Кадерле дуслар! 2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР / СТАРИК ИЗ ДЕРЕВНИ АЛЬДЕРМЕШ 1976 ел
АХЫРЗАМАН / ПЛАХА 1987 ел
КАРА ЧИКМӘН / ЧЕРНАЯ БУРКА 2002 ел
ҮЛЕП ЯРАТТЫ / ЛЮБОВЬ БЕССМЕРТНАЯ 2011 ел
ЙӨЗЕК КАШЫ / ПЕРСТЕНЬ 2011 год
МУЛЛА 2012 ел
ГАЛИЯБАНУ 2015 ел
1 апрельдән 114нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең онлайн-трансляциясенә билетлар сатыла башлаячак. Туры эфирда күрергә теләгән спектакль өчен театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru онлайн-тавыш бирү бара.
«Килеп туган вәзгыятьне сәнгатьнең яңа юнәлешләрендә үсү мөмкинлеге итеп кабул итәргә кирәк. Камал театры өчен онлайн-трансляцияләр 2018 елдан таныш технология. Без спектакльләрне онлайн күрсәтү белән генә туктап калмыйбыз. Иртәгәдән, тамашачы белән театр арасындагы элемтәне саклау максатыннан, яңа проект башлана. Безнең артистлар көн дә диярлек Инстаграмда туры эфирга чыгып, тамашачылар белән аралашачак», - диде театр директоры Илфир Якупов.
Белешмә өчен:
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде. Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады. 2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алынды. 2020 елның февралендә театр Яр Чаллы һәм Азнакай кинотеатрларында "Сүнгән йолдызлар", "Мәңгелек буран", "Сөясеңме, сөймисеңме" спектакльләрен онлайн күрсәтте.
Фотогалерея