Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры электрон билетларының сатылу үсешен теркәде. 2019 елның беренче ике аенда Камал театры сайты kamalteatr.ru аша 10 000 артык билет сатылган - бу гомум сатылган билетлар санының якынча 40% тәшкил итә. 2018 елда сайт аша сатылган билетлар якынча 30% тәшкил иткән иде.
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында билетларны онлайн сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә гамәлгә керде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып билетларны онлайн сата башлады. Беренче айларда сатылган билетлар саны йөзләр белән генә исәпләнсә, хәзер Камал театры сайты аша һәр ай саен биш меңнән артык билет сатыла.
Камал театры директоры Илфир Якуповның сүзләренә караганда электрон билетларның көн-көннән күбрәк сатылуы аның уңайлы булуы белән аңлатыла. «Спектакльгә килү өчен кассага барырга яки алдан бронь ясап, аннары килеп алырга кирәк түгел. Тамашачының спектакльгә барасы килү теләге белән спектакльгә килү юлы сизелерлек дәрәҗәдә кыскарды. Моның өчен театрның сайтына кереп “билет алырга” төймәсенә басу да җитә», – ди Илфир Илшат улы.
Проектның иң уңайлы ягы шунда: сайт аша билетларны Камал театрының Казандагы спектакльләренә генә түгел, башка шәһәрләрдәге гастрольләр спектакльләренә, шулай ук Казанга килгән башка театрларның спектакльләренә дә алырга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Яр Чаллы шәһәрендәге булачак гастрольләренә сайт аша актив рәвештә билетлар сатыла.
Тамашачыларга уңайлыклар тудыру максатыннан Камал театры шулай ук интернет-кибет тә ачты. Әлеге кибеттә үзенчәлекле видео, аудиоматериаллар, китаплар, истәлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин.
Күптән түгел без 3D тур һәм сайттагы башка яңарышлар турында сөйләгән идек.
Фотогалерея