13, 14 һәм 15 июньдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курс студентлары диплом спектакльләрен күрсәтә. Курс җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагог - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев.
13 июнь, 15.00 - М.Горький
"Васса Железнова". Режиссер - Әминә Миндиярова.
Билет алырга.
14 июнь, 15.00 - Ә.Фәтхетдин
"Ияләр". Режиссерлар - Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев. Бик җылы, ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек спектакль-театраль фантазия.
Билет алырга.
15 июнь, 11.00 - А.Чехов
"Палата №6". Режиссер - Олег Кинҗәгулов. Бер табибның авыру белән мөнәсәбәтләре тарихы, дуслык һәм кеше бәхете төшенчәләре турында фәлсәфи уйланулар.
Билет алырга.
15 июнь, 15.00 - Т.Миңнуллин
"Без китәбез, сез каласыз". Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алырга.
КАССА ТЕЛЕФОНЫ: 293-03-74