"Һиндлар аралашуга бик тере халык икән, монысын көтмәгән идем. Шунысын әйтергә кирәк: бездә бит театрларга күбрәк хатын-кызлар йөри, ә аларда тамашачыларның күбесе – ир-атлар”, - диде Илфир Якупов.
Камал театры актрисасы Люция Хәмитова катнашкан башка фестивальләрдә мондый хисләр тоймауларын әйтте. “Гаҗәеп ил, гаҗәеп мохит, гаҗәеп кешеләр! Андагы хисләр! Инде күпме фестивальгә йөрдек, әле бер җирдә дә аның кадәр хисләр, тәэсирләр юк иде”, - диде ул.
Камал театры артисты Илнур Закиров спектакльләрен кабул итеп, яратып караганнарын әйтте. “Һиндлар бик күп җыелган иде. Безнең спектаклебезне бик яраттылар, бигрәк тә Варанаси шәһәрендә, чөнки анда көчле итеп алкышладылар”, - диде ул.
“Бу бөтенләй икенче дөнья, бөтенләй икенче мохит. Мондыйны без көтмәгән идек. Бөтенләй икенче ил! Әйтәм бит, икенче ил генә түгел, бөтенләй икенче дөнья бу! Анда кешеләре дә бүтән, аларның диннәре дә бүтән”, - дип кушылды Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Фестиваль турында:
«Bharat Rang Mahotsav» яки «Милли Театр Фестивале» беренче мәртәбә 1999 елда оештырыла. Шуннан башлап әлеге фестиваль Һиндстанда ел саен үткәрелеп килә, елдан-ел киңәя, төрләнә. 2009 елны, фестивальнең 10 еллык юбилеенда 63 спектакль күрсәтелә - шуларның 51-е һинд режиссерлары һәм артистлары тарафыннан куелган була, ә калган 12-се чит илләрдән. Тамашалар бер-бер артлы 12 көн дәвамында бара. Бүгенге көндә «Bharat Rang Mahotsav» Азиянең иң зур фестивальләренең берсе булып санала.
Фестивальне Милли Драма Мәктәбе оештыра. Ул Һиндстанда театраль белем бирүдә әйдәп баручы югары уку йортларының берсе. 2005 елда аңа университет статусы бирелә. Тик 2011 елны, әлеге югары уку йортын университет программасына туры килми дип табалар һәм институт итеп кенә калдыралар.
Фотогалерея