Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Профсоюз әгъзаларының дисконт картасы" проектының яңа партнеры. Дисконт карталарына ия булган профсоюз әгъзалары өчен 114 сезон спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатыла. Әлеге тәкъдим билетны бары театр кассасыннан алган очракта гына үз көчендә кала. Касса адресы: Татарстан ур.,1. Касса телефоны: (843) 293-03-74. Ташлама белән сатылучы спектакльләр исемлеген кассадан белешергә мөмкин.
«Профсоюз әгъзасы дисконт картасы» – Татарстан республикасында иң зур профсоюз ташламалары системасы. Карта профсоюз әгъзасының шәхси исеменә ясала. Әлеге проект иҗтимагый, акча эшләү максаты алга куелмый, бары тик профсоюз әгъзаларына гына бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Камал театрында, шулай ук, «PROFкарта» һам «LIGA club» студентлар программасы катнашучыларына да ташламалар ясала.Фотогалерея