16 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Тантана" ("Триумф") - 2020 Театраль премиясен тапшыру Комессиясе утырышы узды. Утырышта премиянең 10 номинациясендә катнашучылар исемлеге билгеләнде. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры премиянең 6 номинациясендә катнаша:
Дебют
Гатауллина Ләйсән
«Сүнгән йолдызлар» / «Угасшие звёзды» спектакле
Иң яхшы эпизодик роль
Йосыпова Мәрьям
«Томан» / «Туман» спектакле
Икече пландагы иң яхшы хатын-кыз роле
Гәйфетдинова Гөлчәчәк
«Санаулы кичләр» / «Пять вечеров» спектакле
Гайнуллина Алсу
«Сунгән йолдызлар» / «Угасшие звёзды» спектакле
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Сабирҗанов Алмаз
«Сунгән йолдызлар» / «Угасшие звёзды» спектакле
Иң яхшы хатын-кыз роле
Хәмитова Люция
«Санаулы кичләр» / «Пять вечеров» спектакле
Фәйзуллина Ләйсән
«Томан» / «Туман» спектакле
Иң яхшы ир-ат роле
Хәйруллин Илдар
«Исәнмесез» / «Живы ли вы?» спектакле
Габдуллин Минвәли
«Санаулы кичләр» / «Пять вечеров» спектакле
Татарстан Республикасында килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә премия тапшыру тантанасы тамашачыларсыз онлайн режимда үтәчәк. Трансляция Камал театрының ютуб-каналында барачак.
Фотогалерея