Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловага 80 яшьлек юбилей бәйрәмендә татарның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировтан бүләк тапшырылды.
"Безнең даһи җырчыбыз Илһам Гөлсемнең һәр юбилеена килә иде, аның спектакльләрен яратып, кабат-кабат карый иде. Хәзер ул авырый, ләкин, аңа карамастан, үзенең иң яхшы җырлары җыентыгын җибәргән", - диде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев.
"Хөрмәтле Гөлсем апа, сезне мәдәният министрлыгы исеменнән чын күңелдән шушы олуг бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сез күп еллык иҗади эшчәнлек һәм татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзе белән бүләкләнәсез", - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова Гөлсем Исәнгулованы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән тәбрикләде. "Сез соклануга лаек шәхес. Сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, иҗатыгыз алдында баш иябез", - диде Нурия Хашимова.
"Кадерлебез Гөлсем Сабир кызы, сезне күркәм юбилеегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез барыбыз өчен дә тынгысыз, иҗади хезмәт, рух ныклыгы, көчле ихтияр, горурлык һәм гүзәллек үрнәге булып торасыз. Озак еллар буе армый-талмый халыкка хезмәт итүегез, тирән мәгънәле иҗатыгыз белән рухыбызны күтәреп яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә", диелгән Минтимер Шәймиевнең рәхмәт хатында.
"Гөлсем Исәнгулованың исеме генә дә, исәпли башласаң, безнең театрыбызның корифейлары белән беррәттән татар театрының тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Гөлсем Болгарская (Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты), Гөлсем Камская (Татарстанның халык артисткасы) һәм, ниһаять, безнең юбилярыбыз Гөлсем Исәнгулова-Башкирская!
Бу тәхәллүсе юк аның, мин аны хәзер генә уйлап таптым, чөнки Гөлсем Исәнгулова – чын башкорт кызы", - диде Равил Шәрәфиев.
Юбилярны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм Камал театры труппасы котлады.
"Татар-информ", Динә Йосыпова
Фотогалерея