Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Күренекле артист Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе Татарстан дәүләт театрларында эшләүче артистларны Камал театры залына җыйды. Кичә театрда Илдар Хәйруллинның 70 яшьлеге уңаеннан юбилярны зурладылар.

Күренекле артист Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе Татарстан дәүләт театрларында эшләүче артистларны Камал театры залына җыйды. Кичә театрда Илдар Хәйруллинның 70 яшьлеге уңаеннан юбилярны зурладылар.
«Кеше хыялсыз яшәми. Кемдер тормыш мәгънәсен матди байлыкта, кемдер гаиләдә, кемдер мәхәббәттә, кемдер иҗатта күрә. Сез бөтен яктан килгән кеше. Сезнең гаиләдә — театр, театрда — гаилә. Иҗади тормышыгызда уңышлар телим», — диде Илдар Хәйруллинны котларга килгән мәдәният министры Ирада Әюпова. «Сез бүген „Исәнмесез!“ спектаклен уйнаячаксыз. Бу сорауга халкыбыз һәрвакыт „Без исән!“ дип җавап бирсен», — диде ул.
Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова Илдар Хәйруллинның данлыклы Мыраубатыр образын искә төшерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Илдар Хәйруллинның милләтпәрвар булуын искәртеп үтте. Татарлар яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән бик күп мәдәни чараларда режиссер булганы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәхнәгә Илдар Хәйруллинның шәкерте буларак та чыкты. Ул остазына язучыларның кичәләрен үткәргәне өчен дә, татар әдәбияты белән һәрдаим танышып фикер әйткән кеше буларак та рәхмәт сүзләре әйтте. Илдар Хәйруллинны Гафури театры артистлары видеоязма аша сәламләделәр. Төрле театрларда эшләүче шәкертләре котларга чыгып зур сәхнәне тутырдылар.
Юбилярны котлау кичәсенә нигез итеп Илдар Хәйруллинның Татарстан телевидениесендә барган «Мыраубатыр» легендар сериалындагы төп роле нигез итеп алынган иде. Сәхнәгә Казан театр училищесы педагогының бүгенге студентлары да чыкты. Остазның Камал театрында эшләүче укучылары шигъри юллар белән котладылар.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең Илдар Хәйруллин белән туганнар булуы ачыклануын әйтте. Ике шәхеснең дә тамырлары Әтнә районының Бәрәскә авылына барып тоташа. «Бүген бер серне ачмакчы булам — без туганнар икән. 19 гасырда бабайлар туганлашкан булганнар. Мин бу туганлык белән горурланам», — диде Фәрит Бикчәнтәев.
«Мин Илдар Хәйруллин тамашачы күңелендә Мыраубатыр образы белән генә калмас дип уйлыйм. Чөнки Илдар Хәйруллин бик тирән һәм бик җитди актер. Аның иң төп сыйфаты — җаваплылык. Ул репетициягә бер сәгать алдан килеп әзерләнә. Укыту да җаваплылык. Аның шәкертләре дә аерылып тора», — дип дәвам итте баш режиссер.
Илдар Хәйруллин кичә азагында финал сүзен әйтергә үз янәшәсенә хатыны Алсу Гайнуллинаны да чакырды. «Мин инде Галиябануның әтисен генә түгел, дәү әтисен уйнар яшькә җиткәнмен. Ә күңелнең нигәдер Хәлилне һәм Ромеоны уйныйсы килә. Ләкин дөньяга реаль карарга кирәк. Бүген миңа бераз ямансу да, залда әти-әнием утырмый, сәхнәдә укытучыларым юк», — диде ул.
«Сезон саен режиссерлар ике-өч роль биреп торсалар», - дип теләген дә белдерде юбиляр.
Котлаулардан соң тамашачыга Мансур Гыйләҗевның «Исәнмесез!» спектакле тәкъдим ителде. Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.

"Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.