4 -10 сентябрьдә Кырымда Милли театрларның икенче Бөтенроссия "Кырым театраль көзе" фестивале уза. Фестивальнең тантаналы ачылышында театр директоры Илфир Якупов, ТР халык артисткасы Люция Хәмитова һәм ТР атказанган артисты Илнур Закиров катнашты.
4 -10 сентябрьдә Кырымда Милли театрларның икенче Бөтенроссия "Кырым театраль көзе" фестивале уза. Ялта, Керчи һәм Симферепольдә Россиянең әйдәп баручы 9 милли театры чыгыш ясаячак. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен күрсәтәчәк. Камаллылар 7 сентябрьдә А П.Чехов исемендәге Ялта театры сәхнәсендә чыгыш ясый.
Фестивальнең тантаналы ачылышында театр директоры Илфир Якупов, ТР халык артисткасы Люция Хәмитова һәм ТР атказанган артисты Илнур Закиров катнашты. Илфир Илшат улы милли театрлар җитәкчеләре, Россия театрлары теоретиклары, практиклары белән берлектә "Милли театрлар һәм Россия халыкларының мәдәни үзенчәлеге" дигән темага үткән түгәрәк өстәлдә катнашты.
Камал театры Татарстаннан фестивальдә катнашучы бердән-бер театр. Фестивальдә, шулай ук, Башкортстан, Калмыкия, Карелия, Мари-Эл, Төньяк Осетия, Тыва, Чечня һәм Чувашия театрлары катнаша.
"Килмешәк" - театр репертуарындагы фестивальләргә иң күп йөрүче хит спектакль. 3 ел эчендә спектакль Кытай, Индия, Венгриядә уйналды.