Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.
16 февраль 18.00 "КИЛМЕШӘК" Спектакль катнашкан фестивальләр: Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Халыкара фестивале, Дели һәм Варанаси Халыкара фестивале.
«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.
20 февраль 19.00 "БИЮ ПӘРИЕ"
“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күп санлы тамашачылар, уңай фикерләрен җиткереп, спектакльне репертуарга кертүне сорадылар. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады.
Фотогалерея