"Татар театры Казаннан Уфага беренче тапкыр 1910 елда килгән, – диде Константин Толкачев. – Шул заманда да татар артистларын биредә ихлас тамашачы каршы алган, матбугат чаралары бу вакыйганы бик теләп яктырткан. “Сәйяр” труппасының бу гастрольләре турында истәлекләрне халык күңеле кадерләп саклый. Бүген дә без шул чорда салынган күперләрне барлыйбыз, ата-баба ядкарь итеп калдырган дуслыкны күз карасыдай саклыйбыз. Ул Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның гына түгел, тоташ Россия халыклары дуслыгының бер чагылышы".
Аның сүзләрен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Олег Ханов та куәтләде.
"Әгәр чын дуслыкны күрәсегез килсә, сезгә ике театр актерлары очрашуын тамаша кылырга кирәк, – диде ул. – Сагынышып күрешү дә ул, иҗади офыкларны, маякларны барлау да. Камал театрын Уфада ничек сагынып көтеп торсалар, Гафури театрын да Казанда шулай ук каршы алалар. Әлеге гастрольләр вакытында яңа идеяләр туа, сәхнәдә яңа йолдызлар кабына".
Спектакльгә килгән тамашачыны сәламләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин ике республика арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне арттыруның яңа мөмкинлекләре барлыгын да искәртте.
"Кайчан гына әле без Башкортстанда Татарстан көннәре һәм Татарстанда Башкортстан көннәре үткәрә идек, – диде ул. – Ике тугандаш халыкның сагынышып күрешә торган бу чараларны кабаттан яңартырга вакыт".
Константин Толкачев та ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүнең яңа мөмкинлекләрен файдалану мөһим булуын билгеләде.
"Татар һәм башкорт кебек якын тугандаш халыклар планетада күп түгел, – диде ул. – Без рухи яктан, тел, мәдәният өлкәсендә дә туганбыз".
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Уфада 13-19 сентябрь көннәрендә Башкортстан тамашачысына ун спектакль тәкъдим итте. Гастрольләр И.Юзеев пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев куелышындагы “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән тәмамланды.
Фотогалерея