касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 2019 елның 1-8 июнендә узачак Төрки халыкларның XIV "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә билетлар сатыла башлады.
Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы - Nottara Theater (Бухарест, Румыния). Алар тамашачыга Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск).
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак.
Әлегә сатуда Камал Театрында үтәчәк спектакльләр генә. Билетлар театр сайтында, кассасында һәм билет операторларында. Шушы көннәрдә "Нәүрүз" фестивале үтәчән башка театр-мәйданнарның сайт һәм кассаларында да билетлар сатуга чыгачак.
Фотогалерея