Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
Төрки халыкларның XIV «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә аккредитация башланды.
Башка еллардагы кебек үк, фестиваль барышында сезгә уңайлы булсын өчен Матбугат үзәге эшләячәк. Матбугат үзәгендә wifi, фестивальнең медиаархивлары, компьютерлардан файдаланырга мөмкин булачак. Кофе-брейклар да биредә узачак. Фестиваль чараларына керү – катгый рәвештә аккредитация бейджлары буенча.
Аккредитация узу өчен 23 майга кадәр
pr@kamalteatr.ru адресына
1. Мәгълүмат чарасының исемен;
2. Журналистның исем, фамилиясен;
3. Телефон номеры һәм электрон адресын күрсәтеп хат юллавыгыз сорала.
Исегезгә төшерәбез, “Нәүрүз” фестивале программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Фестивальдә 1000нән артык кеше катнашачак.
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак. Билетларны театр кассалары һәм сайтларыннан, шулай ук, билет операторларыннан алырга мөмкин.
Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.