«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.
Спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынды. Димәк, Г.Исхакыйның аллюзияләргә һәм метафораларга бай теле тамашачыга тулысы белән бар көчендә барып ирешәчәк.
Спектакль "Алтын битлек" премиясенә 6 номинациядә җиңүгә дәгъвә итте:
«Зур формадагы иң яхшы спектакль»
«Иң яхшы режиссер эше" - Айдар Җаббаров.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" - Ләйсән Рәхимова, Хәлимнең әнисе Мәрзия.
«Иң яхшы ир-ат роле» - Искәндәр Хәйруллин, Хәлим
«Рәссам эше» - Булат Ибраһимов
«Ут буенча рәссам эше» - Ольга Окулова
Фотогалерея