Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Хөрмәтле журналистлар! 
27 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә 
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының 9-13 январьдә үтәчәк Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе уза.
Конференциягә түбәндәге элемтәләр буенча аккредитация үтәргә:
Тел.: 8927 446 45 42, 293-83-18, pr@kamalteatr.ru 

Хөрмәтле журналистлар! 
27 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының 9-13 январьдә үтәчәк Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе уза.
Конференциягә түбәндәге элемтәләр буенча аккредитация үтәргә:
Тел.: 8927 446 45 42, 293-83-18, pr@kamalteatr.ru 

Пресс-конференциянең спикерлары: 
- Г. Камал театры директоры Илфир Якупов;

- “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев;

- Резида Фәхруллина, “Нур” театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы;

- Вилдан Мисбахов, “Нур” театры артисты.

Пресс- конференциядә фото һәм видеоязмалар урын алачак, шулай ук чакыру билетлары алу мөмкинлеге булачак.

Театр турында:

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының иҗаты Башкортстанның күптармаклы сәхнә сәнгатендә чагу бер төс булып балкый. Театрның йөзен репертуар билгели, диләр. “Нур” театрының репертуар нигезен милли классика, бүгенге көн рус, татар һәм башкорт авторларының әсәрләре тәшкил итә. “Нур” татар театрының сәхнә күркен танылган сәхнә осталары, тамашачы мәхәббәтен яулаган абруйлы артистлар һәм яшь, ташып торган иҗади дәрткә ия талантлы актерлар тәшкил итә. Казан тамашачысына алар иң шәп спектакльләрне бүләк итәргә ашыга.

АФИША:

“Нур” татар театры гастрольләре 9 гыйнвар көнне 19:00дә Хәй Вәхитнең “Туй алдыннан” спектакле белән ачылачак. Әлеге драма җыр кебек ихлас һәм үтемле. Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяртуымы, әллә тәкъдирме? Кайсысын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?… Җавабын тамашачы һичшиксез табыр.

9 гыйнвар, 18:00 – ““Көтелмәгән” кунак” комедиясе. Кече залда тамашачылар игътибарына Степан Лобозеровның ““Көтелмәгән” кунак” комедиясе тәкъдим ителә. Билгеле пьеса Русиянең күп театрларында куела. Татар театрында әсәргә милли колорит өстәлә. Ә төп рольне комедиядә “Нур” театры примасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева башкара.

10 гыйнвар, 19:00 – “Хаҗи әфәнде өйләнә” музыкаль комедиясе. “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә режиссура, сценография һәм музыка бербөтен булып укмашкан. Шушы искиткеч ансамбльне режиссер Илдар Вәлиев уңышлы оештыра.

11 гыйнвар, 19:00 – “Алты кызга бер кияү” лирик музыкаль комедиясе. Легендар драматург Туфан Миңнуллинның әсәрләре “Нур” театры репертуарында билгеле бер мөһим урын алып тора. Казан тамашачысына “Нур” “Алты кызга бер кияү” лирик музыкаль комедисен тәкъдим итә.

12 гыйнвар, 12:00 – “Маҗаралы Яңа ел” музыкаль әкияте. “Нур” театры нәни тамашачыларына да Яңа ел бүләге әзерли. Тылсым һәм маҗарага тулы музыкаль әкият яшь тамашачыларны да, әти-әниләрне дә битараф калдырмаячак.   Классик әкият геройлары белән беррәттән, тамашачылар белән Робот Трансформер, Шрек-Лесовик, Кукла Братц очрашачак.

Гастроль афишасында ике премьера: Әхмәт Фәйзинең “Отышлы тормыш” комедиясе (12 гыйнвар, 18:00) һәм Георгий Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” музыкаль комедиясе (11 гыйнвар, 18:00). Ике пьеса да үткән гасырда язылуга карамастан, андагы вакыйгалар актуальлеген югалтмый. “Отышлы тормыш”та һәр герой килеп туган вакыйгалар аркылы тормышларын үзенчә яхшыртырга омтыла. “Ычкындырмыйк кияүне” музыкаль комедиясендә булачак кайнә һәм кияү арасында чын көрәш барлыкка килә. Спектакльне сәхнәгә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаучы, Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов куйган.

13 гыйнвар, 18:00 – “Башмагым” музыкаль комедия-водевиль. Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” спектакле – “Нур” театрының “визит карточкасы”. Театр беренче иҗат сезонын “Башмагым” спектакле белән ача. Чирек гасырдан соң әсәр янә сәхнәгә кайта. Тик беренче куелышта аңа җитди күзлектән караш ташланса, бүген ул нечкә юмор, җиңелчә ирония, ихлас елмаю аша куела.

БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.