Камал театры үзенең тарихында әлеге дәрәҗәле премияне өченче тапкыр ала. 1979 елда премия белән актер Шәүкәт Биктимиров, драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле өчен, 1991 елда Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина "Бирнәсез кыз" спектаклендәге Лариса роле өчен бүләкләнделәр.
Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит ил театр эшлеклеләре Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.
Фотогалерея