Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Будапешт шәһәренең Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивалендә (MITEM, Madách International Theatre Meeting) катнаша. Бүген Венгриянең Милли театры сәхнәсендә камаллылар С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Фестивальдә Россиядән Г.Камал исемендәге ТДАТ (Казан) һәм Вахтангов исемендәге театр (Мәскәү) чыгыш ясаячак.

Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша. 2014 елда әлеге фестиваль кысаларында Й.Фоссе пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Җәйнең бер көнендә" спектакле күрсәтелгән иде. Ә 2016 елны Венгриянең Милли театры «Бич божий» спектакле белән IV "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумында катнашты.