Кичә, 8 декабрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Яңа татар пьесасы 2017" яшь драматурглар лабораториясе пьесаларын укуның өченче көне узды.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Хәлимә Искәндәрова,Рамил Вәҗиев, Миләүшә Шәйхетдинова, Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Илнур Закирова, Раил Шәмсуаров, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артур Шайдуллин, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов, Айгөл Шәкүрова, Миләүшә Зәкиева, Ләйсән Гатауллина, Зөлфия Шәмсуарова Миләүшә Имамназарованың "Юкка түгел...", Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" һәм Рәдиф Кашаповның "Алия галәмнәре" пьесаларын укыдылар.
Һәр укудан соң тамашачылар һәм лабораториянең кураторлары Юлия Тупикина (драматург), Әлфәт Закирҗанов(филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белгече) һәм Миләүшә Хәбетдинова (филология фәннәре кандидаты, доцент) белән фикер алышу узды. Өченче көн укулары режиссерлары буларак Нияз Игъламов, Йосыф Бикчәнтәев һәм Әминә Миндиярова чыгыш ясадылар.
***
Исегезгә төшерәбез, быел “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында уза. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.
“Яңа татар пьесасы-2017” лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.