20 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында "Камал мәктәбе"нең яңа сезоны ачыла. Мәктәпнең өченче сезоны З.Зәйнуллинның Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "41нең арбалы хатыннары" спектакле белән башланып китә. Фикер алышуда спектакльнең иҗат төркеме - артистлар, режиссер һәм театр белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
"Камал мәктәбе” проекты 2018 елның гыйнварында ачылды. Узган сезонда 9 дәрес үткәрелде, шул дәресләрдә 800дән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты. Проектның максаты — тамашачыны театр сәнгате дөньясына якынайту.
"Яңа сезонда без Камал театрының иң драматик спектакльләрен караячакбыз. Аларның күбесе театр сәхнәсеннән әле күптән түгел генә төшерелгән. Спектакльне күрсәтү ысуллары, экспертлар сайлау буенча экспериментлар ясарга тырышабыз, Камал театры белән бер дулкында булып тамашачыны театр дөньясына якынайтуның төрле юлларын эзлибез", - ди проекның кураторы Рәдиф Кашапов.
Спектакль хакында:
«Сугыш башлану белән нужа-михнәтнең иң авыры ир белән яшәп, берничә бала тапкан, тырышып дөнья көткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннарына төште. Ирләре сугышка, күбесе кайтмаска дип чыгып киттеләр. Ә өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш. Мин үз күзем белән күрдем ул апаларны. Аларның ялан аяклы малайлары, кызлары белән бергә үстем. Ач үлемне шулар белән бергә күрдем. Мин язмыйча, бу турыда кем язсын...» З.Зәйнуллин.
Фотогалерея