16 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы уза. Утырыш Камал театрының Youtube-каналында онлайн трансляцияләнәчәк. Җиңүче 17 февральдә 11:00 сәгатьтә матбугат конференциясендә игълан итлеләчәк. Конференцияне шулай ук онлайн-форматта да карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 февральдә бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамланды. Финалга чыккан 8 төркем 4 ай дәвамында Камал театрының яңа бинасы проектлары өстендә эшләде. Бу бина Кабан күле ярында Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә урнашачак.
16 февраль көнне Казан Кремлендә Казан, Глазго, Барселона, Лондон, Мәскәү, Париж, Шанхай, Штутгарт шәһәрләреннән килгән финалистлар үз проектларын Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюрига тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне, утырыш алдыннан, жюри әгъзалары Камал театрында “Тамашачы тамашасы” спектаклен караячак. Әлеге тамаша Казан халкы яңа бинага карата булган теләкләрен үз теле белән җиткерә алсын өчен «шәһәрлеләр театры» форматында бәйге өчен махсус уйлап табылды.
Жюри утырышы Камал театрының Youtube-каналында онлайн трансляцияләнәчәк. Һәр теләгән кеше потенциаль җиңүчеләрнең презентасиясен реаль вакыт режимында өч телдә карый һәм узенең комментарийларын калдыра ала.
Youtubeта татар телендә туры трансляциягә
сылтама
Youtubeта рус телендә туры трансляциягә
сылтама
Youtubeта инглиз телендә туры трансляциягә
сылтама
Бәйгенең җиңүчесе 17 февральдә 11.00 сәгатьтә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк. Матбугат конференциясендә катнашучылар:
Казан шәһәре мэры, жюри рәисе Илсур Метшин;
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова;
Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина;
Archdaily.com га нигез салучы Дэвид Базульто;
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова;
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин;
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Татар телендә матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясенә
сылтама
Рус телендә матбугат конференциясенең туры трансляциясенә
сылтама
Youtubeта инглиз телендә туры трансляциягә
сылтама
Исегезгә төшерәбез: 12 октябрьдә жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән килгән 26 консорциум һәм 13 шәхси конкурсант гаризаларын карады һәм финалга 8 команданы сайлап алды.
Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы буенча үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үтә. Бәйгенең операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. Бәйгенең кураторы – creeptone media продюсерлык компаниясе.