|
Кукольная свадьба/Курчак туе/The Doll Wedding from Kamalteatr on Vimeo. |
Курчак туе
Драматург - Гаяз Исхакый (Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасы)
Драма 2 бүлектә. Спектакль 2 сәгать 40 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2009 елның 8 нояберендә булды.
Әле гасыр башында ук татар әдәбиятының классигы Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә без бүгенге көндә дә җавап таба алмаган сорауларны күтәргән. Кеше үз язмышына үзе хуҗамы, әллә инде дөньяның көчлеләре идарә иткәнгә риза булып, алар кулында курчак ролен генә үти аламы? Кемнеңдер кулында марионетка булырга теләмәгән яшь кызның мәгънәсез фетнәсе фаҗигага әйләнә, ләкин курчак йөртүче дә мәкере өчен кыйммәт түләячәк. Эш бары тик шунда гына: карт бүрене тиздән башка яшь ерткыч алыштырачак. Табигатьтә бу әйләнеш мәңгелек. Моны берни дә - сугышлар, революцияләр һәм башка социаль катаклизмнар да - беркайчан туктата алмаячак. Кайчандыр абынып тормышның иң төбенә эләккән һәм үз иптәшләре тарафыннан ук әхлакый җәберләнгән Камәр Казанская образы тамашачыны татар милләтенең язмышы, безнең үткәнебез, киләчәгебез һәм бүгенге көнебез турында уйланырга мәҗбүр итәр.
Зур сәхнә
|
|
| Режиссер - | Фәрит Бикчәнтәев |
| Сәхнәгә куючы рәссам - | Булат Ибраһимов |
| Музыкаль бизәлеш - | Фәрит Бикчәнтәев |
| Пластика буенча режиссер - | Наил Ибраһимов |
Катнашучылар | |
| Камәр - | Нәфисә Хәйруллина |
| Кәримә - | Рузия Мотыйгулла |
| Сәлим бай - | Әзһәр Шакиров |
| Җәгъфәр - | Рамил Вәҗиев |
| Вафа - | Радик Бариев |
| Гайни бай - | Айдар Хафиз |
| Зөһрә - | Раушания Юкачева |
| Наташа - | Алсу Гайнуллина |
| Хәдичә - | Ләйсән Фәйзуллина |
Спектакль турында тамашачы фикере Курчак туе
Матбугатта cпектакль турында
13.03.11 Камал театры – Самара сәхнәсендә
23.05.10 Төркияне "Курчак туе" әсир итте
Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Төркиянең Трабзон шәһәрендә унберенче мәртәбә үткәрелгән Кара диңгез буе театрлары халыкара фестиваленнән әйләнеп кайтты.
Подробнее
21.05.10 Төркиядә «Курчак туе» спектаклен ошатканнар
Г.Камал исемендәге театр, мөгаен, халыкара проектларда иң күп катнаша торган Казанның иҗат коллективыдыр. Әле күптән түгел генә алар Төркиядә уздырыла торган Кара диңгез театрларының халыкара фестивалендә булып кайттылар. Унберенче мәртәбә уздырыла торган бу абруйлы фестивальдә Төркия, Болгария, Япония, Хорватия, Израиль, Грузия, Америка, Украина һәм башка ил театрлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар.
Подробнее
06.05.10 "КУРЧАК ТУЕ" Төркиядә
11 – 17 майда театр “Курчак туе” (М.Гыйләҗев, Р.Хәмид) спектакле белән Төркиянең Трабзон шәһәрендә узачак XI Халыкара Кара диңгез буе театрлары фестивалендә катнаша.
Подробнее
07.01.10 Татарстан Президенты Камал театрына килде
Татарстан Республикасының рәсми хәбәр итүенчә, 6 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында быелгы сезонның иң сөйләнә торган "Курчак туе" тамашасын карадылар. Подробнее
09.12.09 Курчак туе “Зиләйлүк” көенә
ХХ гасыр татар кызының язмышы хакында нык уйланды. Ә аның язмышы , чыннан да,уйланырлык иде. Подробнее
21.11.09 ЗАТЛЫ СПЕКТАКЛЬ
Г.Камал театрында быелгы сезонның яңа премьерасы – М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид тарафыннан Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган «Курчак туе» драмасы тамашачыга тәкъдим ителде. Ул Марсель Сәлимҗановның тууының 75 еллыгына багышланды. Подробнее
17.11.09 “Курчак туе”н кем уйната?
Шәп спектакль нинди ул? Университетта бу сорауны татар әдәбияты укытучыбыз Әлфәт абый Закирҗановка биргәч: “Аны караганнан соң, өйгә кайтып җиткәнче телдән төшмәсә, уңышлы дип атарга мөмкин. Әгәр хатыным белән башка темага сөйләшә башласак, димәк, искитәрлек булмаган”, - дигән иде. Ә бүген Камал театры тын да алмый карарлык, менә дигән спектакльләр әзерлиме икән? Кемгә ничектер, шәхсән үзем сезонның беренче премьерасын – “Курчак туе”н ошаттым. Катлаулы, динамикалы, фәлсәфи, гаять кызыклы әсәр. Анда – кичә, бүген, иртәгә... Үз тормышыбызны тетрәнеп карап утырасың. Уйланырлык урын кайтып җиткәнче генә түгел, өч көнгә җитәрлек. Подробнее
14.11.09 Тормыш – сәхнә, без – курчаклар.
"Курчак туе"н карагач, Шекспирның "Тормыш - уен, ә кешеләр анда актерлар" дигән сүзләренә тагын бер кат инанасың. Чыннан да, "тормыш — сәхнә, ә без барыбыз да тормыш сәхнәсендә курчаклар" гына шул...
Подробнее
12.11.09 Камәр язмышы – милләт фаҗигасе
Беренче тапкыр татар милли театрында фахишә образын чагылдыру милли әхлакка һәм тирән фәлсәфи идеягә буйсындырылган Подробнее
10.11.09 Камал театрында туй! ... Нинди булсын? “Курчак туе”
Г.Камал исемендәге академия театрында драматурглар Ризван Хәмид һәм Мансур Гыйләҗевнең “Курчак туе” спектакле премьерасы булды. Авторлар әлеге пьесаны Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп иҗат иткән. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Подробнее
06.11.09 Курчак – курчак уйныйбызмы?
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры моңарчы күрелмәгән спектакль әзерли. Сюжеты, куелышы, бизәлеше, чишелеше белән дә үзгә ул. "ВТ" газетасы хәбәрчесенә әнә шул спектакльнең прогонын карарга насыйп булды. Спектакльнең премьерасы 8 ноябрьдә була.
Подробнее
Якын арада булачак спектакль
30 май'12 чш - 19 ч. 00 мин. Зур сәхнә



















