Үлеп яратты Премьера!
Драматург - Ркаил Зәйдулла
Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп фикерен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыелалар. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга керә баралар һәм гүя кисәтү булып яңгырыйлар...
Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна.
Зур сәхнә
|
|
| Режиссер - | Илгиз Зәйниев |
| Сәхнәгә куючы рәссам - | Булат Ибраһимов |
| Композитор һәм Хормейстр - | Әфәрим Акчурин |
| Сәхнә хәрәкәте буенча режиссер - | Наиля Фатхуллина |
Катнашучылар | |
| Мөхлисә Бубый - | Нәҗибә Ихсанова
Дания Нурлы |
| Яшь Мөхлисә - | Ләйсән Рәхимова |
| Корбанов - | Эмиль Талипов |
| Дәүләтов - | Илдус Габдрахманов |
| Габдулла - | Алмаз Сабирҗанов |
| Гобәйдулла - | Фәнис Сафин |
| Мөнҗия - | Гүзәл Шакирова |
| Наҗия - | Миләүшә Шәйхетдин |
| Җәләй мулла - | Габделфәрт Шәрәфи |
| Макаев - | Илдар Хәйруллин |
| Галия - | Алсу Каюмова |
| Чекист хатын - | Мәрьям Йосыф |
| Ротмистр - | Айрат Арсланов |
| Авыл агае - | Хәлим Җәләлов |
| Күмәк күренешләрдә - | театр артислары һәм Казан театр училищесы студентлары |
Матбугатта cпектакль турында
28.01.12 Кемне яратты?
“Үлеп яратты”... Язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла пьессасы буенча яшь режиссер Илгиз Зәйниев Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала иде. Подробнее
14.12.11 Татар сәхнәсендә Мөхлисә Бубый образы
“Һөнәр” яшь татар режиссура фестивале вакытында театр сөючеләр хөкеменә Илгиз Зәйниев Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” дигән әсәрен сәхнәләштерде. Моңарчы Илгиз талантлы һәм өметле яшь драматург икәнен тамашачы алдында күп тапкырлар исбатлаган иде инде. Подробнее
13.12.11 Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде.
Камал театры тамашачылар хозурына “Үлеп яратты” дип исемләнгән яңа спектаклен тәкъдим итте. Яңа тамаша белән татар театры үзенең гражданлык позициясен белдерде. Подробнее
10.12.11 Бүген Г.Камалда казыя Мөхлисә Бубыйга багышланган спектакльнең премьерасы аншлаг белән узды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонында Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерде. Премьераның режиссеры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев. Подробнее
29.11.11 Бубый мәктәбе: вәгъдәләрдә саклана – документта ябыла
Татар журналистлары тырышлыгы белән данлыклы Иж-Бубый авылы мәктәбе ябылудан саклап калынды. Татарстан Фәннәр академиясендә Бубый мәдрәсәсенең – 230, Габдулла Бубыйның тууына 140 ел уңаеннан фәнни җыен уздырылды. Подробнее









