Зәңгәр шәл Премьера!

Драматург - Кәрим Тинчурин


Мелодрама 2 бүлектә. Спектакль 2 сәгать 50 минут бара.

Әлеге спектакль  - ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта,  авылга Булат кайта, сөйгән кызына  бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә  мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.
Зур сәхнә

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

Зәңгәр шәл

 
 
Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев
Сәхнәгә куючы рәссам - Сергей Скоморохов
Дирижер - Фуат Әбүбәкеров
Балетмейстер - Сәлимә Әминова
Олег Николаев
Хормейстер - Марат Яхъяев
Сәхнә хәрәкәте буенча режиссер - Наилә Фәтхуллина
 

Катнашучылар

Мәйсәрә - Гүзәл Минакова
Булат - Ирек Кашапов
Җиһанша - Минвәли Габдуллин
Заһирә - Ләйсән Фәйзуллина
Фатыйма - Айгөл Миңнуллина
Саҗидә - Нәфисә Хәйруллина
Нәсимә - Гүзәл Шакирова
Нурый - Алмаз Гәрәев
Әптери - Алмаз Сабирҗанов
Ишан - Әс­хәт Хис­мәт
Хәдичә - Фирая Әкбәрова
Фә­ри­дә Са­фи­на
Мәрфуга - Рау­ша­ния Юка­че­ва
Ве­не­ра Ша­кир
Сабира - Лю­ция Хә­мит
Алсу Каюмова
Фазилә - Ләйсән Рәхимова
Мәрь­ям Йо­сыф
Галәви - Фәнис Җиһанша
Фәнис Са­фин
Малай - Гүзәл Гөлвердиева
Шәйхи бабай - Ри­нат Та­җи
Илдар Хәйруллин
Пәтрәй - Илтөзәр Мө­хәм­әт­га­ли­ев
Миңлегали - Искәндәр Хәйруллин
Тимуш - Радик Бариев
Хәйри - Раил Шәмсуаров
Мишка - Рамил Вәҗиев
Беренче карчык - Нәҗибә Ихсанова
Икенче карчык - Наилә Гәрәева
Өченче карчык - Хәлимә Искәндәрова
Беренче карт - Әзһәр Ша­ки­ров
Икенче карт - Ирек Баһманов
Байгура - Наил Дунай
Авыл халкы, качкыннар - Театр артистлары, Казан театр ущилищасы студентлары
 


Матбугатта cпектакль турында


30.11.11 "Зәңгәр шәл" ник популяр?

 

7 ноябрьдә Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле янәдән театр репертуарына кайтты. Әлеге спектакль турында театр сөючеләр клубының икенче очрашуында фикер алыштылар.
Спектакльне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарына режиссер Фәрит Бикчәнтәев кертте.
Подробнее

 

22.11.11 “Зәңгәр шәл” өченче меңъеллыкка аяк басты

 

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасын сәхнәләштерде. Композитор Салих Сәйдәшев белән берлектә иҗат ителгән бу әсәр озак еллар татар театрының йөзек кашы дип саналды. Ничәмә-ничә буын артистлар Булат-Мәйсәрәне уйнап дан казанды, режиссерлар халык мәхәббәтен яулады...
 
Подробнее

 

21.11.11 Һәр чорның үз Булаты, үз Мәйсәрәсе.

 

Камал театрында быелгы ел вакыйгасы – легендар “Зәңгәр шәл” спектаклен сәхнәләштерү. Һәрбер чорның, һәрбер тамашачының үз Булаты, үз Мәйсәрәсе бар. XXI гасырда да “Зәңгәр шәл” геройларының халыкның игътибары үзәгендә булуының сәбәбе нидә? Ирек Кашапов белән Гүзәл Минакова бу турыда “Татар заманы”на интервью бирде. Подробнее

 

17.11.11 Ишанны кая куйдыгыз?

 

Кем ничектер, әмма мин бу искене яңартуны үзем өчен иң зур вакыйга буларак кабул иттем. Ләкин татарда "бәйрәмне көтү бәйрәмнең үзеннән күңеллерәк" дигән әйтем бар. Бу җәһәттән сөендерерлек тә, көендерерлек тә мизгелләр булды. Подробнее

 

08.11.11 Янәдән "Зәңгәр шәл"

 

7 ноябрь, 77 яшь…Бәхетле 7 саннары юкка гына бу көнгә туры килмәгәндер. Марсель Хәким улына бүген 77 яшь булган булыр иде. Аның вафатыннан соң килгән традиция – һәр елны, легендар режиссерның туган көне уңаеннан Галиәсгар Камал театры труппасы чираттагы премьерасы белән сөендерү. Быел да бу гадәттән читкә тайпылучы булмады. Сәхнәдә – “Зәңгәр шәл”. Яңа “Зәңгәр шәл”. Подробнее

 



Якын арада булачак спектакль


25 май'12 җм - 19 ч. 00 мин. Зур сәхнә

22 июнь'12 җм - 19 ч. 00 мин. Зур сәхнә