Йөзек кашы Премьера!

Драматург - Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы)


Драма 2 бүлектә.


Фатих Хөсни (1908-1996) – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы. Ике роман, ике дистәдән артык повесть, пьесалар, йөзләрчә хикәя авторы. Әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис һәм тойгыларын ачып бирә белү осталыгы белән танылган әдип. “Йөзек кашы” повесте 1942 елда язылса да, сугыш вакыйгаларына багышланмаган. Әдәбиятта бары тик уңай геройларны гына сурәтләү гадәткә кергән соцреализм чорында автор бу әсәрендә катлаулы һәм авыр холыклы төп герой Айдарның язмышы турында яза. “Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдарның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, -  дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата булган мөнәсәбәте турында. Драма сәнгатен, театрны һәр вакыт уңай да, тискәре дә булмаган, шул ук вакытта каршылыклы холыкка ия геройлар тартып тора. Әмма, никтер, тамашачы өчен шундый кызыклы булган чәчмә әсәр моңа кадәр сәхнә сәнгатенең игътибарын җәлеп итмәгән.

         Яңа гасырда “Йөзек кашы” әсәренә яшь режиссер Лилия Әхмәтова   мөрәҗәгать итә. Спектакльнең үзәгенә режиссер Айдарның катлаулы холкын куйса да, сәхнә композициясенең әхлакый үзәген һәм төп фикерен мәхәббәтенә һәм намусына гомере буе тугры калган олы хисле, нык ихтыярлы Вәсилә образы тәшкил итә.



Зур сәхнә

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

Йөзек кашы

 
 
Режиссер - Лилия Әхмәтова
Сәхнәгә куючы рәссам - Булат Ибраһимов
Композитор - Резедә Әхиярова
Пластика буенча режиссер - Наилә Фаткуллина
 

Катнашучылар

Айдар - Алмаз Сабирҗанов
Вәсилә - Гөлчәчәк Гайфетдинова
Госман - Алмаз Гәрәев
Ниса түти - Фирая Әкбәрова
Исмәгыйль - Илдус Әхмәтҗанов
Кызыл мыек - Илдус Габдрахманов
Техник - Илтөзәр Мө­хәм­әт­га­ли­ев
Гармунчы, Кашка Байтал хуҗасы - Эмиль Талипов
Рахман - Әс­хәт Хис­мәт
Хәдичә - Да­ния Нур­лы
Шәяхмәт - Наил Дунай
Контор кешесе - Раил Шәмсуаров
Шәфкать туташы - Ми­ләү­шә Шәй­хет­дин
Фатих - Илнур Закиров
Староста малае - Ирек Кашапов
Карт - Габделфәрт Шәрәфи
Хәбибрахман - Рәмис Галиев
Кызлар - Айгөл Хәйруллина
Ләйсән Фәйзуллина
Гөлчәчәк Хәмәдинурова
Гүзәл Минакова
Нәфисә Хәйруллина
Авыл яшьләре - Рәмис Галиев
Фаяз Хөсәенов
Артур Шәйдуллин
Фаил Гайфетдинов
Илназ Хәйбуллин