Женщины 41-го/Арбалы хатыннар from Kamalteatr on Vimeo.

Арбалы хатыннар Премьера!

Драматург - Зәки Зәйнуллин


Драма 2 бүлектә. Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.

       1993 елның җәе. Мин инде азрак укыла торган “яшь” язучы-прозаик. Драматург булу, пьеса язу турында уй башка кергәне дә юк. Пароход белән турпоходта Идел буйлап Әстерханга төшеп барабыз. Мин пароход палубасындагы бер эскәмиядә япа-ялгызым утырып Идел ярларын карап барам. Искиткеч матурлык!
     Озын гына чандыр гәүдәле берәү минем янга килде дә утырырга рөхсәт сорады. Утырды бу.
-    Сез Зәки Зәйнуллинмы?
-    Әйе, - карыйм, күргән-белгән кеше түгел.
-    Танышыйк әле. Мин – Празат Исәнбәт.
Кабаланмый гына, күпне күргән күзләре белән мине “өйрәнә” – карый.
Ашыкмый, бик уйлап сөйли башлый:
-    Сорадым, һәрчак ялгыз, кем ул, дип. Зәки Зәйнуллин, диделәр. Бик күптән танышысым килә, ә туры килми. Танышырга теләвемнең сәбәбе дә бар. Менә нәрсә, Зәки туган. Мин режиссер. Сезнең “Үрләр аша” исемле повестегызны укыдым. Бик тә ошады миңа. Сезгә минем тәкъдимем бар. Шул повестьта булган вакыйгаларны пьеса итеп языгыз әле.
-    Китегез, Празат абый. Миннән нинди драматург чыксын. Сөйләмәгез юкны.
-    Юк түгел. Сез бу повесть белән үзегезне инде әзер драматург итеп күрсәттегез. Сез пьеса язасыз, ә мин аны сәхнәләштерәм. Ризалаш, Зәки. Мин язарга ярдәм итәрмен...
       Килештек Празат абый белән. Аның тикшерүе, ярдәм итүе белән яздым мин “41 нең арбалы хатыннары” пьесасын.
       Кызганычка каршы Празат абый пьесаны куеп өлгермәде. Бүген ул режиссер Фәрит Бикчәнтәев тырышлыгы белән сәхнәдә.
        Сугыш башлану белән нужа-михнәтнең иң авыры ир белән яшәп, берничә бала тапкан, тырышып дөнья көткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннарына төште. Ирләре сугышка, күбесе кайтмаска дип чыгып киттеләр. Ә өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш. Мин үз күзем белән күрдем ул апаларны. Аларның ялан аяклы малайлары, кызлары белән бергә үстем. Ач үлемне шулар белән бергә күрдем. Мин язмыйча, бу турыда кем язсын...

Зәки Зәйнуллин

Зур сәхнә

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

Арбалы хатыннар

 
 
Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев
Рәссам - Сергей Скоморохов
 

Катнашучылар

Мөнәвәрә - Алсу Каюмова
Бишпот Сәрвәр - Гөлчәчәк Гайфетдинова
Чатан Рәйхан - Ми­ләү­шә Шәй­хет­дин
Учак Миниямал - Илсөя Төх­фә­тул­ли­на
Әсма - Гүзәл Шакирова
Зифа - Гөлчәчәк Хәмәдинурова
Мәнәх Абдулла - Илнур Закиров
Бишпот Хәйбулла - Эмиль Талипов
Капар Миңлебай - Минвәли Габдуллин
Учак Сәләхетдин - Искәндәр Хәйруллин
Мәҗит - Ирек Кашапов
Комсомол Абдулла - Алмаз Сабирҗанов
Камәр бабай - Хәлим Җәләлов
Садрикамал - Зөлфирә Зарипова
Кара Гобәй - Ра­вил Шә­рә­фи
Шәңгәрәй бай - Габделфәрт Шәрәфи
Һади Чалыш - Әс­хәт Хис­мәт
Сөяксез Гайшә - Алсу Гайнуллина
Бамбыр Гобәй - Илдус Әхмәтҗанов
Көрпә - Ирек Баһманов
Абдулла Төрек - Раил Шәмсуаров
Зәйнулла - Ай­дар Ха­физ
 


Спектакль турында тамашачы фикере Арбалы хатыннар

Матбугатта cпектакль турында


24.06.10 Татар сәхнәсендә яңа исем, яңа сүз

 

21 июньдә, ниһаять, ел дәвамында көтеп алынган «Кырык бернең арбалы хатыннары» сәхнәгә менде һәм татар тамашачысын, һичшиксез, әсир итте дип уйлыйм. Подробнее

 

23.06.10 Арбалы хатыннар

 

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “41нең арбалы хатыннары” дигән спектакле белән чираттагы сезонын япты. Әсәрнең авторы кебек үк үзенчәлекле, кабатланмас, каршылыклы булды ул. Гадәттә спектакльнең язмышын финал хәл итә. Баксаң, финалы шәп булды, дигән сүзләрне театр тормышына карата да әйтеп була икән. Шулай итеп, Камал театры сезонны шәп премьера белән тәмамлады. Подробнее

 

18.06.10 “41 нең арбалы хатыннары” Г.Камал сәхнәсендә!

 

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында 21, 22 июньдә  Зәки Зәйнуллин пьесасы  буенча куелган “41 нең арбалы хатыннары” спектакленең премьерасы була. Подробнее

 



Якын арада булачак спектакль


20 июнь'12 чш - 19 ч. 00 мин. Зур сәхнә