Безнең хакта пресса


14.10.10   Хәлим абыйны хатын-кыз булырга күндергәннәр

Француз язучысы Ж. Мольерның  «Тартюф» әсәрен заманында Празат Исәнбәт «Суган суфые» дип сәхнәләштергән. Бу юлы аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Франциядән килгән режиссер Н.Струве куйды.


08.10.10   Камал театры тамашачыларын “Тартюф” француз комедиясе көтә

 Россия-Франция елы чараларының Франция ягы генераль комиссары Николя Шибаев әлеге спектакльны, чаралар кысаларындагы иң шәп проект, дип атады.

 


08.10.10   Татар “Тартюф”ы

       Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында Жан Батист Мольерның «Тартюф» комедиясе нигезендә эшләнгән ябык спектале булды.


07.10.10   Казанда драматург Туфан Миңнуллин фестивале уза

Быел татарның танылган драматургы, халык язучысы Туфан ага Миңнуллинга 75 яшь тулды.


23.09.10   Г.Камал театры 105 нче сезонын ача

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быелгы сезонны 1 октябрьдә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле белән башлап җибәрәчәк.


03.09.10   «Театр ул – дөньяның бәхетле бер кисәге»

Уфа шәһәрендә туып үсеп, әле яшь кенә булуына да карамастан, башкалабыз Казанны да гүзәллеге һәм таланты белән яраттырып өлгергән Гөлчәчәк Хәмәдинурова бүген безгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы буларак таныш. 


08.08.10   БӘЛӘКӘЙ ДАНИЯ

Редакциядән: әле быелның июнь аенда гына Дания Нургаяз кызы Нуруллинага «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!


26.07.10   Замана Зөбәйдәсе

Аның “Курчак туе” спектаклендәге Хәдичәсе татар кызының фаҗигасен ача торганнардан. Ләйсән Фәйзуллина тудырган бу образ бәрабәренә Камәр – Нәфисә Хәйруллина тагын да яктырак күренде кебек. 


09.07.10   «Колумбийка» Зөбәйдә

Ләйсән Фәйзуллинаның Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлавына ике генә ел булса да, ул Г.Камал театры тамашачысына «Талак-талак» спектаклендәге Гүзәлия образы аша беренче курстан ук таныш. Хәзер ул «Тәкъдир»дә – Росаура, «Бәби»дә – йомшак күңелле Наирә, «Яшь йөрәкләр»дә – Гөлйөзем, «Курчак туе»нда – Хәдичә, «Зөбәйдә – адәм баласы»нда – Зөбәйдә һ.б. рольләре аша билгеле.

08.07.10   Барлыгыңны сәнгать аша күрсәтергә кирәк

Безнең Галиәсгар Камал исемендәге академия театрының чит илләргә, театр фестивальләренә беренче генә баруы түгел, шуңа күрә мин сезнең белән үзем өчен әһәмиятле булган вакыйгаларны гына уртаклашасым килә. Бу юлы без Кара диңгез буенда яшәгән илләрнең Трабзоншәһәрендә уза торган XI фестивалендә булдык. Төркиянең әлеге шәһәре Кара диңгез буенда, тауларда урнашкан, шуңа күрә ерактан ук искиткеч матур булып күренеп тора. Истамбулдан сәгать ярым очарга кирәк. Без яшәгән «Zorlu grand hotel» кунакханәсе биш йолдызлы иде. Ихтирам шул хәтле зур булды, мин каушап та калдым. Безне болай зурлап кунак иткәннре юк иде әле. Машиналар вакытында килеп алалар, китереп куялар, тәртип шулхәтле куелган, без дә алардан үрнәк алсак, бер дә хәрам булмас.

<< 1..10  [11] 12 13 14 15 16 17 18 19 20   21..27 >>