Безнең хакта пресса
27.02.12 Татарстанның театр әһелләре берлеге Шамил Зиннур улы Закировның вафаты нисбәтеннән кайгы уртаклаша
“Берлек үзенең лидерларының берсен югалтты. Аның белән бергә татар театры тормышындагы тулы бер дәвер китә”, - диелә Татарстанның театр әһелләре берлегеннән килгән кайгынамәдә
27.02.12 Г.Камал исемендәге театр директоры вакытсыз китеп барды
26-нчы февраль көнне кичен Г. Камал театры директоры, ТР Театр эшлекләре берлеге идарәсе әгъзасы һәм театр директорлары оешмасының рәисе, РФ һәм ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Шамил Зиннур улы Закиров вафат булды.
27.02.12 Шамил Закиров вафат
Бүген кич Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закиров 66 яшендә (15 мартта 67 тулган булыр иде) арабыздан вакытсыз бакый дөньяга китеп барды. Әле 5 көн элек кенә Камал театрының легандар актрисасы Фирдәвес Әхтәмова якты дөнья белән хушлашкан иде.
27.02.12 Шамил Закиров вафат булды
26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закиров вафат булды.
27.02.12 Шамил Закиров вафат булды
26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закиров вафат булды.
27.02.12 Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закиров вафат...
Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә: бүген кич Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закировның дөньялыктан вакытсыз китеп барды. Мәдәнияткә, татар театр сәнгатенә гомере буена хезмәт иткән әлеге шәхескә март уртасында 67 яшь тулыр иде...
27.02.12 Шамил Закиров вафат
Тетрәндергеч хәбәр. Бүген кич Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барды. 15 мартта аңа нибары 67 яшь кенә тулырга тиеш иде. Татар театры, татар халкы бүген нинди зур югалту кичергәнен бер мизгелдә генә аңлавы кыен. Шамил Зиннуровичның туганнарына, хезмәттәшләренә сабырлык бир, Ходаем.
19.02.12 Гаделлек һәм ышаныч хакына.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Үлеп яратты» спектакле театраль тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе булды. Документаль фактларга нигезләнгән тарихи драма масштаблылыгы, эпиклыгы белән чын трагедияне хәтерләтә. Эчтәлеге, рухы, идеясе буенча әсәр Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сына тиңдәш. Бу ике әсәрнең язылуы арасында бер гасырлык вакыт барлыгын уйласаң, әлеге фактның аеруча игътибарга лаек икәнлеген аңлыйсың.
28.01.12 Кемне яратты?
“Үлеп яратты”... Язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла пьессасы буенча яшь режиссер Илгиз Зәйниев Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала иде.
27.01.12 «Бабасенька халык артисты булып эшли»
Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов – татар театры тарихында 80 яшендә штатта эшләгән бердәнбер татар артисты. Мөгаен, артист һөнәренә шактый соң килүчеләр дә күп түгелдер – Ирек абый 26 яшендә генә театр студиясенә укырга кереп, 29 яшендә зур сәхнәгә аяк баса. Моннан 50 ел элек!