Безнең хакта пресса


19.02.12   Гаделлек һәм ышаныч хакына.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Үлеп яратты» спектакле театраль тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе булды. Документаль фактларга нигезләнгән тарихи драма масштаблылыгы, эпиклыгы белән чын трагедияне хәтерләтә. Эчтәлеге, рухы, идеясе буенча әсәр Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сына тиңдәш. Бу ике әсәрнең язылуы арасында бер гасырлык вакыт барлыгын уйласаң, әлеге фактның аеруча игътибарга лаек икәнлеген аңлыйсың.

28.01.12   Кемне яратты?

“Үлеп яратты”... Язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла пьессасы буенча яшь режиссер Илгиз Зәйниев Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала иде.

27.01.12   «Бабасенька халык артисты булып эшли»

Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов – татар театры тарихында 80 яшендә штатта эшләгән бердәнбер татар артисты. Мөгаен, артист һөнәренә шактый соң килүчеләр дә күп түгелдер – Ирек абый 26 яшендә генә театр студиясенә укырга кереп, 29 яшендә зур сәхнәгә аяк баса. Моннан 50 ел элек!

23.01.12   Татарның бруталь артисты

Әсхәт Хисмәтов Г.Камал исемендәге Татар академия театрының иң бруталь, чын мәгънәсендәге яхшы ир-ат актер. Бу фикернең хаклыгын аның күп санлы рольләре дә дәлилли сыман.

19.01.12   Кытай режиссеры Камалда спектакль куя

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында итальян драматургы К.Гоцциның «Хан кызы Турандык» дигән әсәре сәхнәләштерелә. Заманында пьесаны Кәрим Тинчурин тәрҗемә итеп калдырган. Аны Колумбиядән килгән кытай кызы Ма Джен (Чжен) Хон сәхнәләштерә.

 

 



14.12.11   Татар сәхнәсендә Мөхлисә Бубый образы

“Һөнәр” яшь татар режиссура фестивале вакытында театр сөючеләр хөкеменә Илгиз Зәйниев Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” дигән әсәрен сәхнәләштерде. Моңарчы Илгиз талантлы һәм өметле яшь драматург икәнен тамашачы алдында күп тапкырлар исбатлаган иде инде.

13.12.11   Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде.

Камал театры тамашачылар хозурына “Үлеп яратты” дип исемләнгән яңа спектаклен тәкъдим итте. Яңа тамаша белән татар театры үзенең гражданлык позициясен белдерде.

12.12.11   Таҗига сәхнә таҗы – китап!

Шушы көннәрдә театр җәмәгатьчелеген сөендереп өр-яңа басма дөнья күрде. “Ринат Таҗетдинов: хатирәләр, уйланулар, әнгәмәләр” дигән татар китабы, исеменнән үк күренгәнчә, Татарстанның халык артисты, Г.Камал театрының атаклы актерларының берсе Ринат ага Таҗетдинов турында.

10.12.11   Бүген Г.Камалда казыя Мөхлисә Бубыйга багышланган спектакльнең премьерасы аншлаг белән узды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонында Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерде. Премьераның режиссеры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.

10.12.11   «Син зря артистлыкка укыгансың, каскадер буласың калган»

Хуҗабикәнең нинди уңган икәнен беләсең килсә, аның пешергән ризыгыннан авыз итеп кара. Татарстанның халык артисты Зөлфирә ЗАРИПОВА фатирына аяк басканчы ук бөтен коридорга тәмле ис таралган иде. Ит бәлеше пешереп куйган икән. Май чүлмәгеннән билгеле дигәндәй, бәлешенең тышы да үзе бер сәнгать әсәре сыман бизәлгән. Тәме турында әйтеп тә торасы юк, телеңне йотарлык.

[1] 2 3 4 5 6 7 8 9 10   11..26 >>