Яңалыклар


12.08.14   Алма-Атага гастрольләр!

 7 елга беренче тапкыр Камал Театры Алма-Атада!
9-11 сентябрьдә Алма-Ата шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре үтә. Камаллылар М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия драма театры сәхнәсендә 3 спектакль тәкъдим итәчәк. 


08.08.14   ТИЗДӘН КАЗАХСТАНГА!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сентябрьнең 9ыннан 11енә кадәр Алмата шәһәрендә гастрольләрдә. Казахстан тамашачысына М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия театры бинасында иң популяр спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

9 сентябрь – “Бабайлар чуагы” И.Зәйниев

10 сентябрь – “Мулла” Т.Миңнуллин 

11 сентябрь – “Гөргөри кияүләре” Т.Миңнуллин





06.08.14   Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан спектакльләр

25 августтан 31нә кадәр, театраль сезон ачылганчы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 5 спектакль уйналачак, шул исәптән, “Банкрот” һәм  «Мәхәббәт FM» премьералары. Һәр ел саен август аенда тәкъдим ителүче спектакльләр театрның генераль партнеры “Таттелеком” АОҖ һәм Камал Театрыннан казанлылылар һәм Башкалабыз кунаклары өчен Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан үзенчә бер бүләк булып тора. 


06.08.14   Журналистлар игътибарына

Хөрмәтле журналистлар! 11 августта 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә җәйге яллардан соң труппаның беренче җыены була. Сезне әлеге чарага чакырабыз. Труппа җыенында яңа сезонда чыгачак премьераларның көне һәм исеме игълан ителә; труппага алынган яңа артистлар, театр администрациясенә билгеләнгән яңа хезмәткәрләр белән таныштырыла.  


06.08.14   Камал Театры Мәскәүдә 2 спектакль күрсәтәчәк

20 һәм 21 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында ике спектакль тәкъдим итә. Спктакльләр В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры сәхнәсендә күрсәтелә. Искәртеп үтәбез, Мәскәүдә Татарстан көннәре 20-24 августта үтә һәм үз эченә төрле мәдәни вакыйгаларны ала.  


31.07.14   "Сәйдәшстан"га рәхим итегез!

9 августта 11.00 сәгатьтә Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында традиция буенча “Сәйдәшстанга сәяхәт” – Сәнгать  бәйрәме үтәчәк. “Сәйдәшстан”га сәяхәт кылырга теләүчеләр өчен бушлай автобуслар булдырылачак.  Әлеге автобуслар Кызыл Байрак авылына Камал Театры каршыннан 9 августта 8.00 сәгатьтә кузгала.  


28.07.14   Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ураза гаете мөбарәк булсын, сезне тагын да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен, тоткан уразаларыгыз, кылган гамәл-гыйбадәтләрегез, гомумән, кылган һәр изге гамәлегез савапка булсын!


27.07.14   Мәдәният хезмәткәрләренең зур өмәсе

26 июльдә Казанның Иске Татар бистәсе зиратында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә зур өмә үтте. Әлеге чарада камаллылар да катнашты. 


13.07.14   Котлыйбыз!

Илнур һәм Динә Закировларның кызлары туды! Шул уңайдан аларның зур сөенчеләрен уртаклашабыз! Сабыйга сәләмәтлек, исәнлек, гаиләләренә иминлек телибез. 


03.07.14   «Мәхәббәт FM» - иң мәхәббәтле спектакль!

Кичә Камал Театры артистлары Яшел Үзән районы балалар йортында булып кайттылар. 108 сезонда “Мәхәббәт FM” спектакле вакытында җыелган акчага камаллылар балалар йортына профессиональ караоке-система бүләк иттеләр.  


<< 1..20  21 22 23 [24] 25 26 27 28 29 30   31..77 >>