Авыр югалту

22.02.2012

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр Академия театры тирән кайгы кичерә. 21 февральдә каты авырудан соң 73нче яшендә Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы  Фирдәвес  Каюм кызы Әхтәмова вафат булды.
Фирдәвес Әхтәмова Галиәсгар Камал театрында ярты гасыр иҗат иткән күренекле щепкинчыларның берсе иде.
Ф.К.Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районының Яушыйк авылында туа.  Мәктәпне тәмамлаганнан соң татар театры өчен махсус оештырылган төркем белән Мәскәүгә Щепкин исемендәге югары театр училищесына укырга китә. 1961 елда аны тәмамлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә.
    Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә, сәхнә гүзәллегенә ия булган артистка иҗатының беренче адымнарыннан ук күпсанлы тамашачылар мәхәббәтен яулый. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100гә якын образ бар. Төрле елларда башкарылган Фәрхинур — «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Мәйсәрә — «Американ», Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар», Зөһрә — «Назлы кияү», Шәмси әби — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Розалия — «Соңгы хат» (X.Вахит); Липочка — «Агай-эне ак мыек» (А.Островский); Софья — «Бер төн» (Б.Горбатов); Эльмира — «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!», Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр», Фирая – «Галиябану, сылуым иркәм» (Т.Миңнуллин); Хатын — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Фатыйма — «Өчәү юлга чыктык» (Р.Батулла); Җәмилә — «Бәхетсез егет», Биби — «Беренче театр», Бәдигыльҗамал – «Каениш, көндәш һәм башкалар» (Г.Камал); Абруй — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һәм башка рольләре артистканың төрле жанрда да искиткеч тормышчан, табигый һәмм хисле уенының үрнәге иде. Фирдәвес Әхтәмованың иҗаты чын милли халыкчан рух белән сугарылган. Г.Камал әсәре буенча куелган “Беренче театр” телевизион фильмындагы Биби образы  Ф.К.Әхтәмова иҗатында һәм гомумән татар театры сәнгатендә зур урын алып тора. 
2010 елда VI Халыкара «Алтын Мөнбәр» мөселман кино фестивалендә Фирдәвес Әхтәмова «Бибинур» фильмында төп рольне башкарып “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады. 
 
    Халкыбызның сөекле артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмованың якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Архив