Яңалыклар


18.05.12   "Татнет йолдызлары - 2011"

Безнең сайт "Татмедия" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган "Татнет йолдызлары - 2011" халыкара интернет проектлар бәйгесенең  "Мәдәният һәм сәнгать, тарих" номинациясендә беренче урынны яулады!


15.05.12   "Искән җилләр көенә" (репетициядән фоторепортаж)

Театрыбызда "Искән җилләр көенә" спектакленең репетицияләре гөрләп бара. Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелучы әлеге җырга, моңга бай романтик комедиянең режиссеры - Лилия Әхмәтова, рәссамы - Альберт Нестеров, композиторы - Резидә Әхиярова.
Премьера - 28, 29 май көннәрендә!

14.05.12   Хөрмәтле тамашачыбыз!

Сез Г.Камал театры билетларын, шәһәрнең кайсы районында яшәвегезгә карамастан, үзегез өчен уңайлы урынга китереп бирүләрен сорый аласыз. Сезнең өчен билет таратучыларның телефоннары:

11.05.12   Туган көнең котлы булсын!



11 май – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы Минакова Гүзәл Хаммат  кызының туган көне.


07.05.12   Туган көнең котлы булсын!

7 май – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы Миңнуллина Айгөл Альберт  кызының туган көне.

03.05.12   Туган көнегез котлы булсын!



3 май  –
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Дунаев Николай Иван улының туган көне.

02.05.12   Туфан Миңнуллин вафат

Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Казан шәһәренең шәрәфле гражданы Туфан Миңнуллин вафат булды.
Хушлашу иртәгә - 3 май көнне 8:30 сәгатьтә Г.Камал театрында узачак.

28.04.12   Драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы - 2012» конкурсына нигезләмә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан итәләр. 

27.04.12   Туган көнегез котлы булсын!



27 апрель  – Татарстанның халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улының туган көне.

26.04.12   Туган көнең котлы булсын!



26 апрель  – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрның артисты Сафин Фәнис Кәбирҗан улының туган көне.

[1] 2 3 4 5 6 7 8 9 10   11..26 >>